ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
31 Май 2025, 13:05

Авыл хезмәтчәннәрен данлап

Ямьле җәй башы — сабантуйлар чоры ул. Дистә еллар дәвам иткән күркәм традициягә тугры калып, быел да "Герой" хуҗалыгында районда иң тәүгесе булып авыл эшчәннәре хезмәтен данлаган ямьле бәйрәм — Сабантуй үтте.

Авыл хезмәтчәннәрен данлапАвыл хезмәтчәннәрен данлап
Авыл хезмәтчәннәрен данлап

Районда гына түгел, республика күләмендә алдынгы булган бу хуҗалык эшчәннәрененең шатлыгын уртаклашырга танылган якташлары да кайтты, район халкы да күпләп җыелды. Тәүдә бәйрәмгә җыелучыларны тәбрикләп "Герой" кооперативы рәисе Фәргать Фәрит улы Ваһапов чыгыш ясады, кыскача хуҗалыкта башкарылган эшләр белән таныштырды һәм барлык тармакларда хезмәт салучы күп санлы хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырды. Муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илдар Илүс улы Низамов геройлыларны тәбрикләп, муниципаль район хакимияте башлыгының Рәхмәт хатларын һәм Мактау грамоталары тапшырды. Күренекле якташлары — галим, Русиянең һәм Башкортстан Республикасының атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре, медицина фәннәре докторы, профессор, өч тапкыр "Алтын скальпель" иясе булган, Салават Юлаев ордены белән бүләкләнгән Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсенең хирургия бүлеге җитәкчесе Мәҗит Әхмәт улы Нартайлаков ил табыны муллыгын тәэмин итүче якташлары белән ихлас горурлануын белдереп, "Сез чын мәгънәсендә Геройлар!" дип мөрәҗәгать итте һәм кооператив алдынгылары белән хуҗалык җитәкчесе Фәргать Фәрит улына авторы үзе булган китапларын бүләк итте. "Агросила" компаниясе генераль директоры Рөстәм Вәгыйзь улы Батталов һәм республиканың "Өмет" гәзите мөхәррире Радис Гыйльфан улы Ногманов та "Герой" хуҗалыгы уңганнарын тәбрикләп, бүләкләрен тапшырдылар. Сабантуйның тантаналы өлеше тәмамлангач, бәйрәмгә җыелучылар популяр башкаручы һәм юмор остасы Данир Сабировның һәм аның иҗади төркеме чыгышларын карап кинәнде. Көрәш мәйданыннан кеше өзелмәде, райондашлар гер күтәрү, кыек баганага менү, капчык белән бәрешү кебек ярышларда һәм башка халык уеннарында теләп катнаштылар, сәүдә нокталары гөрләп торды. Тайняшта үткән бу Сабантуй чын мәгънәсендә хезмәт һәм халык бәйрәме булды.

Авыл хезмәтчәннәрен данлап
Авыл хезмәтчәннәрен данлап
Авыл хезмәтчәннәрен данлап
Авыл хезмәтчәннәрен данлап
Авыл хезмәтчәннәрен данлап
Авыл хезмәтчәннәрен данлап
Авыл хезмәтчәннәрен данлап
Авыл хезмәтчәннәрен данлап
Авыл хезмәтчәннәрен данлап
Авыл хезмәтчәннәрен данлап
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас