ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
31 Май 2025, 06:45

Бәлеш искә төшерде

Узган елның иң соңгы көннәрендә генә туган авылыма чакырдылар. Авылдашларыма чираттагы тапкыр хөрмәт күрсәтүләре өчен зур рәхмәт: килеп тә алдылар, җитмәсә Уфага кайтарып та куйдылар.

Бәлеш искә төшердеБәлеш искә төшерде
Бәлеш искә төшерде

 Олыгаюым шул кадәрле дәрәҗәгә күтәрде микән, әллә Сыерышбаш авылын нигезләүче дүрт бабайга һәйкәл салуда башлап йөрүчеләрнең берсе булгангамы?..Ничек булса да, авылдашларымның бу юмарт адымы күңелемә бик тә хуш килде. Тозлыкуш авыл җирлеге рәисе Рамилның аралашырга әвәс, якты күңелле улы Динислам белән сөйләшә-сөйләшә кайтып җиткәнне сизми дә калдык. Бүгенге очрашуда катнашучылар җыелганчы ике сәгатьләп вакыт бар әле. Ут күршеләребез Риф-Фәрәһияләр турында төшеп калырмын дип уйланып килгәндә Рамил, шалтыратып, улына мине үзләренә алып кайтырга кушты. Алар авылның Аръяк башында торалар икән. Хәзерге авылның уңайлы һәм матур яши белгән барлык кешеләре кебек үк боларның да йорт-куралары исең-акылың китәрлек. Шәһәргә хас булган уңайлыклар да җитәрлек, шул ук вакытта шәһәрдә юкка чыккан саф һава биредә сулап туймаслык. Барын да уздырганы шул булды: өстәл артына утыруга ук Рамилның хатыны Әлфия (ул Бүздәк районы Гафури авылыннан икән, аграр университетта бергә укыганнар) галәмәт зур табада мичтә пешерелгән бәлешне китереп куйды. Капкачын да авылча ачты. Карасам, әнис сибелгән, вак кына шакмаклап туралган бәрәңге эчлеге каз башлары, бавыр-бүтәкәләре, йөрәкләре, нәфис итеп уралган эчәкле тәпиләр белән тулган. Ашый башлагач та аңладым, бу ризыкка тәмле дип кенә әйтү саран сүзгә генә тиң булыр иде. Ничектер, бәлки, әдәп саклыйм дипме, Әлфия үзе өстәл артына утырмады. Без өчәүләп табаның үзебезнең якка караган якларын тиз арада ялтыраттык. Үзем ашыйм, уйларым еракта калган сугыш һәм сугыш артының ачлы-туклы елларына алып кайта. Еллар ничек кенә кысынкы булмасын, безнең халык каздан аерылмады. Хәтта үрдәксез калса калды, казын асрады. Хәтеремдә, төбәгебез дә Шәмгөл апада гына үрдәкләр калган иде. Үрдәкләрнең юклыгы, әлеге дә баягы, аларның ашауга артык та әвәс булуларыннандыр инде ул. Ә каз асрау безнең өчен ниндидер бер ритуалга әйләнгән ул. Хәтта бездәге кебек әткәләре-абыйлары яу кырында ятып калган гаиләләрдә дә елына бер тапкыр гына булса да, мондый бәлеш пешә иде. Күп-аз пешерелү тик бәбкә-казларның күплегеннән азлыгыннан гынә. Ә анысы инде ата казга бәйле. Ярым ятим калган йортларда озын кыш буена ата казны ашатып-тәрбияләп чыгарырлык мөмкинлекләр кал маган. Билгеле ич, кыш язга авыша башлагач, әле ана казны да “түл җыйдырырга “ дип, мул ашатырга кирәк. Ата казны бигрәк тә. Шуңа күрә авылда ата казлар һәр йортта түгел, ә 3-4 йортка берәү генә. Гадәттә, аталы йортларда гына. Ниндидер моңсу бер комедия килеп чыга түгелме: аталы йортта – ата каз, ата казлы йортта– ике оя бәбкә, күп бәбкәле-казлы йортлар да– көзгелектә гөрләп үтә торган өмәләр. Кайчак өмәле йортларга без, малайлар да, чакырылабыз. Коеданмы, чишмәдәнме су алып кайтырга, суелган казларны йортка ташып торырга, тагын әле күп кенә вак-төяк эшләргә без кирәк. Эшләр арасында хуҗабикә безне суелган казларның эч мае белән майланган бик тә тәмле тәбикмәк белән сыйлый. Ә өй эчендә кызлар-апалар каз йолкалар. Анда күпме уен-көлке, җор сүз, үзара ярыш. Кич аларны олыраклар белән бергә ашка да җыялар. Аталы йортларда оя-оя бәбкәләрдән үскән каз өмәләре үткәрә башлаганда без исә 2-3 каз белән хушлана идек. Кая инде өмәләр ясау! Шушы са наулы казларның берәрсен җәйгелеккә какларга дип кал- дырырга да кирәк әле. Калган бер-икесен кыш буена җиткерәбез. Шушы исәп белән әнкәй һәр көнне саккына, шырпы кабы кадәрле кисеп алып, вак кына турый. Без аны өчаякта учак кузы өстендә кыздыра быз. Токмач яисә умач кабарып чыккач, аны әнкәй казанга салып җибәрә. Шул мизгелдәге “чыжт” иткән тавыш безнең кәефне күтәрә. Ниһаять, аш пеште, димәк. Берничә генә казны суеп эш- кәрткән көн безнең өчен – барыбер зур бәйрәм ул. Чөнки алда әйтелгән бәлеш пешәчәк. Әнкәй белән апа казларны тазартып бетүгә без казанда мул итеп су кайнатабыз. Аны алдан ук алып кайткан күршебез Ак әбинең гөбесенә, ә казларның эчәкләрен аерым бер чиләккә салып бәкегә төшеп китәбез. Эчәкләрне орчыкка кидереп бер эчен-бер тышын кат-кат бозлы суда юабыз. Арада кулларны гөбе эченә тыгып җылы тыпалабыз. Инде эчәкләрнең тазалыгына тулысынча ышаныч килгәч, тагын бер кабат аларны гөбедәге эссе суда чайкатабыз да, горур кыяфәттә өйгә кайтып китәбез һәм әнкәйгә тапшырабыз. Әнкәйнең ана казны миңа тоттырып ата казлы йортларга җибәргәннәре күңелемдә үзе кызык,үзе күңелсез уйлар тезмәсе булып хәтеремдә калган. Ата казлы йортка барып җиткәч, башлап хуҗабикәдән рөхсәт сорарга кирәк. Ул да моны шатлыклы хәл итеп каршы алмый. Чөнки казлар гаиләсендәге көндәлек ритм бозыла. Аннан соң безнең каз, ияләшеп китсә, ашау табынына да катнаша башлый. Ярый, рөхсәт алынды да, ди. Шуннан соң мин казымны, ата каздан курка-курка булса да, аңа якынрак бер җир гә илтеп куям. Ата казның миңа ысылдавы бер хәл. Бер баруда ул минем ботымны эләктереп, елатырлык хәлгә җиткерде. Үзем җылый гына булсам да, күз ачып йомганчы диярлек тизлек белән ата казның муеныннан тотып алдым. Ул хәзер тешли алмый, гыжлый гына. Мин аны буган кебек булам бит. Шулай да аяклары белән мине тырный. Кулны җибәрер идем, ул мине талый башлаячак. Башымнан яшен тизлегендә уй үтте: үлсә нишләрмен? Таласа-таласын, бәладән башаяк – кулымны алдым. Ярый әле шулчак атылып диярлек тизлек белән хуҗабикә Данияттәй килеп чыкты. Ул тә- рәзәдән ата казның талый баш лаган мизгелен күрүгә үк мине коткарырга ашыккан икән. Бәхетемә, берни белән дә ата каз үзенең миннән күргән казасын сиздермәде. Киресенчә, җиңүче рәвешендәрәк каңгылдый-каңгылдый ана казлар ягына таба китте. Мондый хәл башкача кабатланмады. Әмма ата каз белән минем арадагы салкынлык бетмәде. Аның үзен тотышында миннән шикләнү шәйләнә иде. Шуңадырмы, минем култыгымдагы безнең казны күрүгә аны ихахай-михахайлап та каршы алмый. Әллә башка сәбәптәнме – аңа ич синекеннән башка да эш күп. Ата казның хәләлләре саналган ике ана каз турында әйткән дә юк инде. Алар, мин сиңа әйтим, парлашып алалар да, минекен куа башлыйлар. Янәсе, безнең өлешкә кермә! Казым, мескенем, ник монда китерделәр, дигәнрәк хәсрәттә. Нәкъ эштән моңсуланып кайтып килгән ятим апалар кебек... Өметләр киселеп бетә язган да кинәт ата казның миңа аңлашылмаган каңгылдавы һәр якны да тынычландыру фәрманы буларак яңгырый. Ягъни: “Туктатыгыз бу гауганы!”– кебегрәк бер команда була бу. Ана казлар, безнекен дә ияртеп, бергә каңгылдашып, ата каз тирәсенә якынаялар. Кичке якка таба казыңны алырга барганда ул әле, тоттырмыйча, сине интектерә. Әллә инде бөтенләйгә каласы килә. Әмма безнең казга көн саен килергә рөхсәт юк. Ничә көнгә бер генә... Бәлеш табыныннан соң Рамил белән авыл хәлләре турында да байтак кына сөйләшеп утырдык. Безнең әңгәмәне мәдәният йортыннан килгән телефон шалтыравы туктатты. Анда оештыру комитеты әгъзалары җыелышып беткәннәр. Без барып җитү белән бик тә изге эш –авылны нигезләүче бабайларга Һәйкәл торгызу мәсьәләсе эшенә керештек.

Автор:Касыйм Йосыпов, икътисад фәннәре докторы, профессор, Чакмагыш районының шәрәфле кешесе,”Чакмагыш районы алдындагы казанышлар өчен” билгесе иясе, Чакмагыш районының Гыйлемдар Рамазанов исемендәге әдәби премиясенең беренче лауреаты.
Читайте нас