ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
31 Май 2025, 06:15

Ярты гасыр парлы гомер

Тозлыкушта үрнәкле парларның берсе Мәсәлимовлар алтын  туйларын билгеләде

Ярты гасыр парлы гомерЯрты гасыр парлы гомер
Ярты гасыр парлы гомер

Бер-береңә терәк һәм таяныч булып үтелгән ул елларны барласаң, ярты гасыр эчендә нинди генә хәлләр булмаган да, нинди генә вакыйгалар кичерелмәгән?! Тормыш сынауларын җиңә-җиңә парлап гомер сукмакларыннан атлаучы Тозлыкуш авылында гомер кичерүче хезмәт ветераннары Миңлехәят Мөхәммәтҗан кызы белән Рәшит Фаяз улы Мәсәлимовлар бүген дә яшьлек мәхәббәтләрен саклап кала алганнар. Халыкара Гаилә көнендә аларның бергә тормыш көтүләренә 50 ел тулды – алтын туйлары булды. Шул уңайдан йортларына килеп Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Рамил Камил улы Вәлиәхмәтов, “Алга” авыл хуҗалыгы  җитештерү кооператив-колхозы идарәсе рәисе, муниципаль район Советы депутаты Фәнис Радик улы Маннанов, урындагы модельле мәдәният йорты вәкилләре хөрмәтле юбилярларны балалары, оныклары алдында ихлас тәбрикләде.

Алар икесе дә шушы авылда туып үскәннәр. Үсмер чакта ук бер-берсенә тартылган егет һәм кыз кавышып, тату гаилә булып яши башлаган 1975 елдан төп-төгәл ярты гасыр вакыт узган. Рәшит ага механизатор буларак алдынгылыкны бирмәсә, Хәят апа авыл мәктәбендә ничәмә буын тозлыкушлыларга төпле белем һәм ныклы тәрбия биреп үстерүгә зур өлеш кертте, лаборант һәм китапханәче вазыйфаларын ул зур осталык белән башкарды. Ике кыз, бер улга җирдә яшәү бәхете бүләк итеп, белемле-тормышлы иттеләр, оныклары, туруннарында да үзләрендәге күркәм сыйфатларны тәрбияләшергә вакытларын юмарт бүләләр.

Юбилярларга ихлас котлау сүзләрен тәүдә Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Рамил Камил улы Вәлиәхмәтов җиткерде, республика җитәкчесе Радий Фәрит улы Хәбировның, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевның, үзенең котлау открыткаларын, истәлекле бүләкләр тапшырды, изге теләкләр юллады.

Муниципаль район Советы депутаты, “Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы идарәсе рәисе Фәнис Радик улы Маннанов гаилә башлыгының дүрт дистә елдан артык куәтле техника төрләренә идарә итеп, хуҗалык икътисадын үстерүгә керткән өлешен зур, дип бәһалады, Мәсәлимовларның авылда үрнәк алырлык гаиләләрнең берсе булып торуын белдерде, исәнлек-саулыкта артабан да  бәрәкәтле озын тигез гомер кичерүләрен теләде, истәлекле бүләк тапшырды.

Мәдәният йорты хезмәткәрләре алар хөрмәтенә чагу концерт номерлары бүләк иттеләр, иң изге теләкләр җиткерделәр.

Юбилярларның балалары һәм оныклары да хөрмәтле кешеләренә иң изге хисләрен җиткерде, ихлас рәхмәтле булуларын белдерделәр.

Мәсәлимовлар гаиләсенең юбилее аларның мәхәббәт бәйрәме генә түгел, бөтен авыл халкы өчен кешеләрне берләштерүче һәм аларны гаилә традицияләрен баетып, артабан да күз карасыдай сакларга рухландыргыч тантана да булды.

Ярты гасыр парлы гомер
Ярты гасыр парлы гомер
Ярты гасыр парлы гомер
Ярты гасыр парлы гомер
Ярты гасыр парлы гомер
Ярты гасыр парлы гомер
Автор:Резеда Маннанова, модельле китапханә китапханәчесе.
Читайте нас