ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
2 июнь 2025, 09:55

«Күбекле шоу» һәм «Төсле балачак дөньясы»

Аблай авылы мәдәният йортында балалар бәйрәмнәре уеннар, күңел ачулар белән үрелеп уздырыла. Шушы көннәрдә Халыкара балаларны яклау көненә багышлап мәдәният йорты мәйданында балалар өчен «Күбекле шоу» оештырылды.

«Күбекле шоу» һәм «Төсле балачак дөньясы»«Күбекле шоу» һәм «Төсле балачак дөньясы»
«Күбекле шоу» һәм «Төсле балачак дөньясы»


Алар өчен бу көтелмәгән шатлык булды. “Балаларның күңелен шулай күргәнгә иганәчеләребез Хәйруллин Фәнис Фәһим улына һәм Вилданов Мидхәт Мөбарәк улына изге күңелләре һәм ярдәмнәре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез”, – ди Аблай авылы мәдәният йорты җитәкчелеге.
Моннан тыш, «Балачак унъеллыгы» программасын тормышка ашыру кысаларында, 1 июнь көнне Аблай авылы мәдәният йортында балалар өчен «Төсле балачак дөньясы»уен программасы үткәрелде. Чара барышында балалар күңелле уеннарында бик теләп катнаштылар, табышмакларга җаваплар бирделәр. Күңел ачу Чебурашка белән биюләр һәм фотосессия белән дәвам итте.

«Күбекле шоу» һәм «Төсле балачак дөньясы»
«Күбекле шоу» һәм «Төсле балачак дөньясы»
«Күбекле шоу» һәм «Төсле балачак дөньясы»
«Күбекле шоу» һәм «Төсле балачак дөньясы»
«Күбекле шоу» һәм «Төсле балачак дөньясы»
«Күбекле шоу» һәм «Төсле балачак дөньясы»
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас