+28 °С
Болытлы


Сабантуйга әзерлек билгеләнгән көнгә берничә көн кала башлана. Юмаш күпфункцияле авыл клубы хезмәткәрләре шушы көннәрдә сабантуй бәйрәменә сөлге җыю буенча чара оештырды.
Авыл халкы исә, үз чиратында, бәйрәм үткәрү өчен бүләкләрен тапшырырга ашыкты. Сабантуй бәйрәмендә хезмәт кешесен хөрмәтләү өчен җыелган бүләкләр Сабантуй фондына тапшырылып бара.