

Ул “Соло” номинациясендә “Бүләк” биюе белән чыгыш ясады. Кечкенә биюченең башкару осталыгы жюри әгъзаларын да сокландырды – яшь райондашыбыз үз номинациясендә беренче урынны яулады! Аны бәйгегә әзерләгән укытучысы Гөлназ Габсалиховага башкорт биюен пропагандалауга зур өлеш керткән өчен Рәхмәт хаты тапшырылды.
Саидага шатлыклы җиңү алып килгән бу биюне сәхнәгә куярга Башкортстан Республикасының атказанган артисткасы Эльвира Акназарова ярдәм итте, бию авторы – Рифкать Саттаров. Саида һәм аның якыннары бәйгедә катнашырга ярдәм иткән иганәче Рәгыйть Рәшит улы Сөләймановка ихлас рәхмәтле.
Без зур сәхнәгә аяк баскан кечкенә райондашыбызны тәүге олы җиңүе һәм аның җитәкчесен шушы шатлыклы казаныш белән ихлас котлыйбыз һәм артабан да шундый югары үрләр яулауларын, иҗади уңышлар телибез.