+22 °С
Яңгыр


Бу балалар өчен ял итү генә түгел, ә файдалы күнекмәләр алу, коллективта эшләргә һәм куелган бурычларга җаваплы карарга өйрәнү өчен менә дигән мөмкинлек.
Лагерьның беренче сменасы 2 июньнән 6 июньгә кадәр узачак һәм 5 көн дәвам итәчәк. Анда 75 бала катнашачак. Икенче смена 10 июньнән 14 июньгә кадәр планлаштырылган һәм шулай ук 5 көн ял итүне үз эченә алачак. Кичә укучылар Ленин урамында түтәлләре ясап, чәчәкләр утыртты. Бу районыбызга матурлык өстәп, балаларга бердәм үезмәт салу һәм әйләнә-тирә мохитне яшелләндерү буенча менә дигән дәрес булды.