Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе урынбасары Вадим Васильевич Соколов, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе Илшат Әгъзам улы Вәзыйгатов, аның беренче урынбасары, якташыбыз Гөлнара Илдус кызы Галимова һәм башка күп урынбасарлар һәм депутатлар катнашаты.
Утырышны Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе Илшат Әгъзам улы Вәзыйгатов ачты һәм алып барды.
Чара Юмаш урта мәктәбенең агросыйныф укучыларының шигъри сәламләүләреннән башланды. Артабан муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев районыбызның социаль-икътисади үсеше турында доклад белән чыгыш ясады. Чыгышында район башлыгы икътисади активлык күрсәткечләре белән таныштырды, торак төзелеше һәм социаль өлкә, җәмәгать урыннарын газ челтәрләренә тоташтыру һәм төзекләндерү, хуҗалыкларда елдан-ел авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмнәренең артуы, яңа технологияләр кертелүе, фермаларның төзелүе, техника сатып алынуы, социаль программаларда катнашулары, үз хуҗалыкларына ярдәм итүләре турында тәфсилләп сөйләде. Агросәнәгать комплексын үстерүгә һәм район халкының махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен гуманитар конвойлар оештыруда катнашуына да аерым игътибар бирелде.
Язманың дәвамы белән киләсе санда таныша аласыз.