

Иртәнге 8 сәгатьтә монда килүче дин кардәшләребезне гыйбадәтханәнең имам-хатыйбы Дилшод хәзрәт Касыймходжаев сәламләде һәм ул бәйрәм котлауларын җиткереп гает намазын уку тәртибен аңлатканнан соң бирегә җыелучылар җәмәгать намазын укыды. Артабан имамның гает вәгазен тыңладылар, бәйрәм көннәрендә чалыначак корбаннарының, кылган игелекле гамәлләрнең кабул булуын, ил-җирләребезнең иминлеген, тынычлыгын, махсус хәрби операция бурычларын үтәүче хәрбиләребезнең имин-сау булып мөмкин кадәр тизрәк җиңүләр белән туган якларга кайтуларын теләп догалар кылдылар. Районыбызның хөрмәтле аксакалларының берсе, җирлегебездә хак динебез үсешенә зур өлеш керткән Фәнзил Фәттахетдин улы Кашаповның гает уңаеннан сөйләгән насыйхате дә үтемле булды. Корбан бәйрәме өч көн дәвам итә. Бу көннәрдә райондашларыбыз Аллаһ Раббыбыз кушканнарны үтәп, корбаннар чалыр, гыйбадәтләрне арттырыр. Кылынган догалар кабул була торган бу фазыйләтле көннәрдә барлык игелекле эшләр күп саваплар булып әйләнеп кайтсын, гөнаһлар ярлыкансын, Ил-җирләребез имин, тыныч булсын дип телибез.