ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
7 июнь 2025, 13:20

Алар - районыбызның даны

Алдынгылар парады - елның-елында сабантуйның халык тарафыннан көтеп алынган күркәм чараларның берсе.

Алар - районыбызның даныАлар - районыбызның даны
Алар - районыбызның даны

Җыенга килгән район кунаклары өчен дә җирлегебезнең сулышы, тормыш-көнкүреше белән таныштыручы, аның хезмәт һәм спорт даны белән таныштыручы күркәм тамаша ул. Традиция буенча, алдынгылар парадын “Салкын чишмә” крәстиян-фермер хуҗалыгы башлыгы Рамил Наил улы Хәбиров тарафыннан әзерләнгән тарантас һәм “Джон Дир” тракторы башлап җибәрде. Арытаба авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешмаларының, крәстиән-фермер хуҗалыкларының бәйрәмчә бизәлгән автомашиналары юл алды. Аларның һәркайсында шушы хуҗалыкларның алдынгылары урын алган. Артабан парадны районыбызның мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт учреждениеләре, оешма һәм предприятиеләр вәкилләре дәвам итте. Сабантуйга килгән тамашачылар аларны ихлас сәламләп озатты.

Алар - районыбызның даны
Алар - районыбызның даны
Алар - районыбызның даны
Алар - районыбызның даны
Алар - районыбызның даны
Алар - районыбызның даны
Алар - районыбызның даны
Алар - районыбызның даны
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас