ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
7 июнь 2025, 13:45

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз Гадәттәгечә, сабантуй мәйданында алдынгы парады тәмамланганнан соң, район хуҗалыкларында хезмәт салучы бригадирлар ярышы башланды.

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә азЕгет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз

Күз ачып йомган арада атларын җигеп, санаулы минутлар эчендә бер-бер артлы ярыш мәйданына төшеп, тиешле дистанцияне урап та килделәр. Районыбызда шундый уңган-булганнар эшләвенә сокланмыйча мөмкин түгел! Тамашачылар да аларны дәртләндереп-хуплап, әйдәләп, көч биреп торды.Юртаклар һәм чаптарлар бәйгесеннән һич ким булмады бу ярыш! Әлбәттә, һәр бәйгенең үз алдынгылары була. Алар бу юлы да үзләре хезмәт салган хуҗалыкларын данлады. Үз кооператив-колхозының исемен аклап, бу ярышта да аны җисеменә туры китереп, “Победа” хуҗалыгы вәкиле, үтә дә җаваплы булган бригадир йөген тартучы Илдар Йосыпов финиш сыгызын беренче булып кисеп үтте. "Герой"  хуҗалыгы бригадиры Фидан Гаскәров аңардан бик азга гына калышып, икенче булып килде. Җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш” җәмгыяте данын яклаган Алмаз Сираев финишны өченче булып кисеп үтте һәм җиңү яулаучы уңганнар исемлеген тәмамлады. Без аларны бу җиңүләре белән ихлас котлыйбыз һәм артабангы хезмәтләрендә тик уңышлар гына юлдаш булсын дигән теләктәбез.

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас