ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
7 июнь 2025, 14:40

Һөнәр остасы булган егетләр байтак

"Ир канаты ат була", - дип юкка гына әйтмәгән зирәк халкыбыз.

Һөнәр остасы булган егетләр байтакҺөнәр остасы булган егетләр байтак
Һөнәр остасы булган егетләр байтак

Район сабантуйларында ел саен үткәрелә торган ат җигү-тугару ярышында, гадәттәгечә, быел да катнашырга теләк белдерүчеләр күп булды. Гади генә кебек булса да, зур осталык таләп итә торган бу һөнәрне белүче ир-егетләрнең байтак булуы сөендерә. Бәйге тотучыларны күзәтеп-хуплап, киңәшләр биреп тора алар. Үзләре сынауны үткәндә дә кыска вакытта җитешүне генә максат итеп куймый, бу эшнең бар нечкәлек-таләпләрен исәпкә алып башкарырга омтылалар. Яшьләр дә елдан-ел осталыкларын арттырулар күрү сөенечле. Быелгы бәйгедә дә иң осталар уңышка иреште. "Победа" хуҗалыгыннан Зәйнетдинов -- җиңүче исеменә лаек булды. Шул ук хуҗалыктан Илдар Йосыпов -- икенче, "Заря" кооперативыннан Руслан Латыйпов өченче урынны яулады. Әйткәндәй, Руслан һәр елны призлы урыннар яулауга ирешүче булдыклы райондашларыбызның берсе.

Һөнәр остасы булган егетләр байтак
Һөнәр остасы булган егетләр байтак
Автор:
Читайте нас