ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
7 июнь 2025, 14:00

Уңганнар ярышта да алдынгы

 Авыл хезмәтчәннәре фидакарлеге хөрмәтләнгән сабантуй бәйрәмендә төрле тармакларда эшләүче уңганнар арасында һөнәри ярышлар үткәрү күптән инде күркәм традициягә әверелде.

Уңганнар ярышта да алдынгыУңганнар ярышта да алдынгы
Уңганнар ярышта да алдынгы

Алар бу ярышларны чәмләнеп көтеп алалар. Һөнәр осталары бәйгеләрдә теләп катнашалар, башка хуҗалыклардан килгән хезмәттәшләре белән очрашып-аралашалар, үз осталыкларын сыныйлар. Бу сабантуйда да машина белән сыер савучы операторлар арасында үткән ярыш мәйданчыгында да халык байтак җыелды. Аларның барысы да диярлек күп еллар дәвамында сабантуйның шушы һөнәри сынавында чираттагы тапкыр “имтихан тапшырып” призлы урыннар яулаган осталар. Бай тәҗрибә, җитезлек һәм осталык таләп иткән шушы бәйгедә бу юлы да озак еллар терлекчелек тармагында хезмәт салган якташларыбыз иң күп балларны җыйды һәм призлы урыннарны яулады. Беренче урынга озак еллар “Октябрь” хуҗалыгында эшләп тәҗрибә туплаганнан соң башка һөнәр буенча эшләсә дә, үсмер чагыннан ук үзләштергән шушы хезмәт осталыгын җуймаган Регина Хәсәнова былтыргы бәйгедә дә беренче урын яулаган иде. Быел да ул җиңүче булды. Икенче урынга “Базы” хуҗалыгыннан Рәүф Гомәров чыкты. Сабантуйда үткән бу ярышта ул да һәр елда катнаша, призлы урыннар яулый. “Юлдаш” җәмгыятенең данын яклаган Гөлназ Гомәрованың тырышлыгы сокландырмый калмый. Ул бу бәйгедә өченче булды. Югары һөнәри осталыкларын чираттагы тапкыр дәлилләгән уңганнарга бәйрәмнең кыйммәтле бүләкләре тапшырылды. Без аларны шушы җиңүләре белән котлыйбыз һәм хезмәтләрендә уңышлар гына юлдаш булуын телибез.

Уңганнар ярышта да алдынгы
Уңганнар ярышта да алдынгы
Уңганнар ярышта да алдынгы
Автор:Рәзилә Арыҫланова
Читайте нас