+22 °С
Дождь


Районыбызның әлеге хәрәкәт активистлары Денис Гыйбадуллин, Булат Хаҗгалиев, Газыйм Йосыпов Русия Федерациясе гражданнарының беренче паспортларын Башкортстан Республикасы Башлыны Радий Фәрит улы Хәбиров кулыннан алдылар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тантанадан соң Башкортстан җитәкчесе республикабыз өчен иң мөһим карарлар кабул ителә торган урын – үзенең кабинеты белән таныштырды. Моннан тыш, балаларга Башкортстан Республикасы идарә үзәгенә экскурсия үткәрделәр, башкарма хакимият органнарының халык белән үзара бәйләнеше турында күп кенә яңа һәм файдалы мәгълүматлар җиткерделәр.