

Үзләренә кадәр булганнарга яңалыклар өстәп, тагын да ак тивлаштыра төшеп. Чакмагыш районында “Беренчеләр хәрәкәте” бүлекчәсенең оештыру бүлеге белгече Тамила Олег кызы Алтынбаева үз эшчәнлеген нәкъ менә шул хакыйкатькә нигезләнеп алып бара да инде. Бөтен булмышы белән кыю рәвештә яңалыкларга омтылган актив шушы туташның күз карашларыннан ук шундый лидерлык сыйфатлары чагылып тора. Тик торуны белмәгән, дөньяны ямьләргә омтылган замандашымның тормыш юлына байкау ясыйк әле. Шаран районының Яңавыл авылында дөньяга килгән ул. Гаиләләре 2001 елда Чакмагышта төпләнгәч, үзен дә шушы төбәк кызы итеп исәпли. Гимназиядә уку елларында ук җәмәгать тормышында активлыгы белән аерылып тора, өстәвенә уку алдынгысы да була әле. Чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тотканнан соң баш калада – Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетындагы Тарихи, хокукый һәм социаль-гуманитар белем бирү институтында белемен күтәрә. 2023 елдан бакалавр дипломына ия тырыш кыз Башкортстан Башлыгы карамагындагы Дәүләт хөрмәте һәм идарәлек академиясендә “Дәүләт һәм муниципаль идарә” юнәләшен дә укуын дәвам итә. Беренче югары белеме аңа хәзер инде туган җиренә әверелгән Чакмагыш районында үзен табарга ярдәм итә. Ул “Беренчеләр хәрәкәте” Гомум русия балалар һәм үсмерләрнең дәүләт-иҗтимагый хәрәкәтенең райондагы бүлекчәсен дә оештыру бүлеге белгече булып эшли башлый.–Районыбыз күп өлкәләрдә алдынгылыкны тота. Эшемне яратып, күңел салып башкарам. Бигрәктә башка оешмалар белән берлектә хезмәттәшлек итү күңелемә якын. Бездән өлкәнрәк буын вәкилләренең эшчәнлек тәҗрибәсеннән күп әйберләр үзләштерәм, аерым юнәлешләрдә үземнән яңалыклар кертүдән дә тартынмыйм. Күптәнге традицияләрне дәвам итү генә түгел, арттыра бару да күңелемә канат куя, рухландыра, – ди ул. Томила –“Браво” барабанчылар ансамбленең җитәкчесе дә. Күп еллар дәвамында ул үзе дә шушы ансамбльдә шөгыльләнгән, әле дә 10 яшеннән үк туган коллективына әверелгән берләшмәгә тугрылык саклый. Ә бит барабанчылар ансамбле чыгышлары озак еллар инде төрле күләмле чараларының алмаштыргысыз бизәге булып кала.– Яшь чакның кадерен белергә кирәк. Алдыңа алган хыял максатларыңны тормышка ашыру өчен каршылыклар алдын да каушап калмаска, кыю алга барырга киңәш итәм замандашларыма. Укып, төпле белемгә ия булу – бу җәһәттән иң беренче һәм төпле адым. Яңа идеяләр белән рухлану, хаталанулардан курыкмау, киресенчә, алардан чыга белү тормышны кызыклырак һәм мәгънәле дә итә. Иң мөһиме – үзеңә ышанырга, тоткан юлыңнан тайпылмаска һәм әйләнә-тирәдәгеләр белән дустанә мөгамәләдә калу, бары игелекле гамәлләгә өстенлек бирү. Шул чакта гына һәммәсе дә җиңел бирелә, – ди Томила яшь буын вәкилләренә. Хак сүзләр болар, шулай бит?!