

Кадерле яратып укыган гәзитем "Игенче"! Редакция хезмәткәрләренә кайнар сәламнәр җиткереп, күптәнге авыл хәбәрчегез Рәзинә Гарифуллина яза.
Безнең Уйбулат авылында ике зират бар. Язлы-көзле аларны чистарту буенча өмәләр үткәрәбез. Быел Әлмән урамы зиратында өмә үткәннән соң зиратның алгы сеткасын сүтеп, капкасын яңартып эшләргә сөйләштек. Һәр зиратны тәртипкә китереп тору, өмәләр үткәрү өчен җаваплы кеше сайлана. Әлмән зиратын карап тоту Рәлиф Закировка йөкләтелде. Ул инде икенче көнне үк эшкә тотынды. Шушы урамда яшәүчеләрдән акча җыелды, читтә яшәүче авылдашлар да акча салдылар. Кемнәрнең туганнары шушы зиратта җирләнгән – алар да ярдәм кулы сузды. Икешәр тапкыр акча салганнар да булды.
Рәлифнең тормыш иптәше – авылыбызның хөрмәтле фельдшеры Рина Закирова барысын да "Авылдашлар" ватсап группасында язып барды. Төзелеш материаллары кыйммәт булу сәбәпле Рәлиф хуҗалык җитәкчелеге һәм республика парламентындагы җитәкчебез Вадим Васильевич Соколовка мөрәҗәгать итте. Ул тырышкан, эшчән кешене күрә белә – безгә ярдәм итеп, материаллар бирде. Шулай итеп, эшкә тотындылар: авылдашларның кайсы кайчан килә ала, килеп эшләштеләр. Тырышкан –ташка казак каккан, диләр: Корбан бәйрәменә койма да, капка да эшләнеп куелды.
Шушы зур эшләрне оештырып һәм әйдәп йөргән Рәлиф Закировка, ярдәм кулы сузган җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте директоры Вадим Васильевич Соколовка, матди ярдәм күрсәткән изге йөрәкле якташларга, зират коймасын һәм капкасын эшләгән иптәшләргә авыл халкы исеменнән зур рәхмәт җиткерәсебез килә. Бик саваплы эш башкардыгыз, Ходай Тәгаләнең рәхмәтләре яусын.
Халык исеменнән, Рәзинә Гарифуллина, авыл хәбәрчесе.