ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
17 июнь 2025, 07:15

Бүләкләрегезне килеп алуыгызны көтәбез

Агымдагы атна да күңелле яңалыктан башлады. Дүшәмбе иртәсендә редакциядә “Игенче” гәзите белән ел ахырына кадәр бергә барырга карар иткән әбүнәчеләребез арасында чираттагы тапкыр бүләкләр отышын оештырдык.

Бүләкләрегезне килеп алуыгызны көтәбезБүләкләрегезне килеп алуыгызны көтәбез
Бүләкләрегезне килеп алуыгызны көтәбез

Аларның хуҗаларын район үзәгендә яшәүче, озак еллар дәвамында гәзитебезнең тугры дусты булган якташыбыз Фәрит Сәйфулла улы Акчурин билгеләде. Ел ахырына кадәр янә “Игенче” гәзитенә язылырга килгән Фәрит абыйдан шушы игелекле эшне башкаруда ярдәм итүен үтендек.
Бу юлы да бүләкле булу бәхете гәзитебезнең алты укучысына елмайды. Алар – Чакмагыш авылының Кыска урамындагы 29а йорты хуҗабикәсе Т.Сафиуллина (чәйнүк), Яшьләр урамындагы 44-1 йорт адресы буенча яшәүче Р. Ибатуллина (контейнерлар җыелмасы), Беренче май урамындагы 55нче йорт адресы буенча тутырылган квитанция хуҗабикәсе З.Әхмәдуллина (тастымал), Трактор урамындагы 311-2 йорт адресы буенча гомер итүче Р.Имаев (юка плед), Кольцевая урамының 94нче йорт хуҗабикәсе Э.Сәетгәрәева (чашкалар җыелмасы), Ленин урамының 2/1 йорт адресы буенча яшәүче Э.Әхсәнова (заварка чәйнүге).
Аларны алырга килгәндә паспортыгызны һәм ИНН таныклыгын да алып килүегезне үтенәбез. Шулай ук алдагы отышларның бүләкләрен килеп алмаган әбүнәчеләребез дә бар әле. Озакка сузмый, аларны килеп алырсыз дигән ышанычта калабыз.
Ә әлегә нинди дә булса сәбәп белән районыбызда нәшер ителгән “Игенче” һәм “Сарманай” гәзитләренә язылырга өлгермәгән якташларның гәзит-журналларга язылу өчен санаулы гына көннәр калды дип исләренә төшерәбез.
Бүләкләр отышы исә артабан да булачак. Бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмассыз, безнең басмаларыбызны ярты ел дәвамында алып укырсыз дип ныклы ышанабыз, тугры дусларыбыз!

Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас