ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
17 июнь 2025, 10:55

Хәерле юл, егетләр!

Бүген, 12 июньдә, егетләребезне армия сафларына озаттык.

Хәерле юл, егетләр!Хәерле юл, егетләр!
Хәерле юл, егетләр!


Бөркет кебек райондашларыбыз бүген солдат каешы буды. Ватан чикләрен, халкыбыз тынычлыгын саклау кебек җаваплы һәм мөһим эшне бары тик лаеклы кешеләргә генә йөклиләр. Яхшы тормыш мәктәбен узып чыныккан егетләр районыбызга бик тә кирәк булачак. Егетләр белән район хәрби комиссары Марсель Марс улы Рәфыйков әңгәмәләшеп, борчыган мәсьәләлре турында сорашты, хәерле юл теләде.
Райондашларыбызны озатырга аларның әти-әниләре, туганнары, якыннары килгән иде. Егетләребезгә армия сафларында чыныгып, чын –ир-егет булып, туган якларына исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез.

Хәерле юл, егетләр!
Хәерле юл, егетләр!
Хәерле юл, егетләр!
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас