

Район хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү техникасы җитәрлек, алар әллә кайчан яхшылап әзерләп куелган: ургыч комбайннар, печән җыйгыч, төягеч, яшел масса ташу өчен техника – бар да эштә.
“Терлек азыгының сыйфаты аны хәзерләү вакытына бәйле. Азыкның сыйфаты юк икән, димәк –сөтнең дә сыйфаты булмаячак. Ә сөт исә бүгенге көндә хуҗалыкларның төп табыш чыганагы булып тора. Шуңа да вакытны кулдан ычкындырмау мөһим, – ди баш агроном Рөстәм Зәйдуллин.
Явып үткән көчле яңгырлардан соң үләннәр күтәрелеп, үсеп китте. Әлеге вакытта 5 мең гектардан артык мәйданда күпьеллык үләннәр чабып алынган. Сенаж базларына 27 мең тонна яшел масса салынган, бер мең тоннадан артык печән әзерләнгән.
Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре алдында уртача алганда һәр баш терлеккә кимендә 40 центнер азык берәмлеге әзерләү бурычы тора.