ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
24 июнь 2025, 10:45

Бүләкләр хуҗалары билгеләнде

Агымдагы атна дүшәмбесендә вакытлы матбугат басмаларына, шул исәптән районыбызның “Игенче” гәзитенә ел ахырына кадәр язылу кампаниясен тәмамлап, матбагабызга Яңа елга кадәр язылган әбүнәчеләребез арасында ахыргы бүләкләр отышын оештырдык.

Бүләкләр хуҗалары билгеләндеБүләкләр хуҗалары билгеләнде
Бүләкләр хуҗалары билгеләнде

 

 Аларның хуҗаларын район үзәгендә яшәүче гәзит укычыбыз Флүрия Исмәгыйлева билгеләде. Ул үзе дә редакциябезгә гәзиткә язылырга килгән иде.

Бу юлы бүләкле булу бәхете гәзитебезнең  җиде укучысына елмайды. Алар – Чакмагыш авылының Совет урамындагы 166 йорт хуҗабикәсе В.Әхмәдуллина (юка плед), Парк урамы, 27 йорт адресы буенча яшәүче Р. Ильясова (контейнерлар җыелмасы), В.Исхаков урамындагы 29 йорт адресы буенча гомер итүче Ф.Исмәгыйлева (чәйнүк), Российская урамының 38нче йорт хуҗабикәсе А.Капитонова (чәшкәләр җыелмасы), Кооператив урамының 11 йорт адресы буенча яшәүче Р.Фәхретдинов (заварка чәйнүге), Юбилей урамындагы 12нче йорт хуҗабикәсе А.Бәдретдинова (шикәр комы), Каразирек авылының Тынычлык урамындагы 6нчы йорт адресы хуҗабикәсе Р. Нәбиева (тастымал).

Аларны алырга килгәндә  паспортыгызны һәм ИНН таныклыгын да алып килүегезне үтенәбез. Шулай ук алдагы отыш-ларның бүләкләрен килеп алмаган әбүнәчеләребез дә бар әле. Озакка сузмый, аларны килеп алырсыз, дигән ышанычта калабыз. Ә әлегә нинди дә булса сәбәп белән районыбызда нәшер ителгән “Игенче” һәм “Сарманай” гәзитләренә  язылырга өлгермәгән якташларга гәзит-журналларга язылу өчен бик аз гына вакыт калды, дип исләренә төшерәбез.

Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас