

Анда Дүртөйле, Чакмагыш һәм Кушнаренко районнары имам-ахунды Рамил хәзрәт Исәнбердин, районның имам-мөхтәсибе Файзулла хаҗи Котлыев, аның урынбасары, “Әдһәм-бикә” мәчете имам-хатыйбы Дилшод Касыймходжаев, район авыллары имамнары катнашты.
Чара, һәрвакыттагыча, изге Коръән аятьләрен укудан башланды. Артабан дин әһелләре алдында район мөхтәсибе Файзулла хаҗи Котлыев чыгыш ясады һәм сүзне имам-ахунд Рамил хәзрәт Исәнбердинга тапшырды. Ул бирегә җыелган хезмәттәшләренә 26 июньдә башланачак 1447 Һиҗри ел уңаеннан тәбрикләү сүзләрен җиткереп, аның хәерле, уңышлы һәм илебез өчен җиңүле ел булуын теләде, махсус хәрби операция бурычларын үтәүче якташ егетләр, гомумән, барлык яугирләр һәм җиңел булмаган, сыналышлы елларда дәүләтнең хәвефсезлеген тәэмин итеп эшләгән ил, республика, районнар җитәкчеләре өчен һәрвакыт догада булырга, халыкны, аеруча яшьләрне хак динебезгә җәлеп итәргә, дини табыннарда үтемле вәгазьләр сөйләргә өндәде.
Тозлыкуш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рамил Камил улы Вәлиәхмәтов авыл биләмәсенең, Таскаклы авылының социаль-икътисади хәле белән таныштырып, бу биләмәдән махсус хәрби операциядә 16 якташлары катнашуы, барлык авылларда яшәүчеләрнең аларга бердәм ярдәм итүе турында сөйләде. Таскаклы авылы мәчете озак еллар эшләве, әмма биредәге имам вафат булганнан соңгы биш елга якын вакыт аралыгында Аллаһ йортында эшчәнлекнең тукталып торуы, күптән түгел Өлфәт хәзрәтнең шушы вазыйфаны башкарырга тәвәккәләве хакында әйтеп үтте. Әлегә халык бик күп булмаса да, мәчеттә җомга намазлары үткәрелә башлады, дип сөйләде ул һәм әлегә кадәр шушы вазыйфаны башкарып, берүзе биләмәнең Тозлыкуш, Сыйрыш, Таскаклы авылларында дини йолаларны үтәгән Абдулла хәзрәткә тырышлыгы өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Артабан чыгыш ясаган Таскаклы авылы старостасы Радик Галләм улы Маннанов мәчетнең төзелүе, анда эшчәнлек алып барган имамнар турында сөйләде, әлеге вакытта авылда дини йолаларны башкарырга алынган Өлфәт хәзрәт белән таныштырды. Әңгәмә барышында әлеге мәчетнең рәсми документларын тергезеп яңарту, рәсмиләштерү, имамның белемен камилләштерү мөһимлеге турында да сүз алып барылды.
Артабан имамнар дини эшчәнлек юнәлешендәге көндәлек төрле мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышты. Жыелышта катнашучылар иң яхшы тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, җәмгыятебезне һәм яшьләрне рухи тәрбияләү максатында эшчәнлекне активлаштыру мөһимлеген ассызыкладылар.