ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
25 июнь 2025, 10:35

Юлларны ремонтлау – җаваплы һәм моһим чара

Башкортстанда Бүздәк − Чакмагыш − Дүртөйле юлының 14 чакрымын яңарттылар. Агымдагы елда барлыгы 19 км озынлыктагы сигез участокны ремонтлау планлаштырылган.

Юлларны ремонтлау – җаваплы һәм моһим чараЮлларны ремонтлау – җаваплы һәм моһим чара
Юлларны ремонтлау – җаваплы һәм моһим чара


Бүздәк − Чакмагыш − Дүртөйле юлының алты участогында «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында ремонт эшләре дәвам итә.
Бүгенге көндә 14 км трассаның өслеге яңартылган. Хәзер юл хезмәткәрләре участокның кырыйларын ныгыталар, ремонтның соңгы этабында термопластиктан юл билгеләре ясалачак.
БР транспорт Министрлыгында хәбәр ителгәнчә, быел милли проект кысаларында Башкортстанның 280 км терәк юл челтәренә ремонт ясалачак.

чыганак: башинформ, фото: башинформ

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас