

Районның хәрби комиссариаты алдында аларны әти-әниләре, туганнары һәм дуслары озатты. Озакламый солдат булачак егетләрне вакытлы хәрби хезмәткә озату тантанасында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, районның хәрби комиссары Марсель Марс улы Рәфыйков катнашты. Реканс Фәнил улы яшь якташларыбызга уңышлар, үзләрен тик яхшы яктан гына танытуларын һәм һәрчак илебезнең, кече Ватаныбызның, аларга зур өметләр баглаган әти-әниләренең лаеклы уллары булып калуларын теләде. Аның чыгышыннан соң изге дога сүзләре яңгырады. Районның үзәк "Әдһәм-Бикә" мәчете имам-хатыйбы Дилшод Шәрип улы Касыймходжаев Коръән аятьләрен укып, дога белән башланган гамәл яхшыга илтә дип билгеләде һәм егетләргә хәерле, имин сәфәрләр теләп, догалык китапларын тапшырды. Район мәдәният йорты сәхнә остасы Ревинер Гөбәевның хәрби хезмәткә юлланачак яшь райондашларыбызга багышлап яңгыраган "Сагындырыр әле туган як" җыры беркемне дә битараф калдырмады. Булачак солдатларны озатып калучы туганнарының: "Яңгырлы иртәдә озатып калабыз, кояшлы көндә сөенеп каршы алырбыз дип ихлас көтеп калабыз", – дигән теләкләренә кушылып, без дә, дөньялар имин булып, нәкъ бер елдан егетләребезнең ил алдындагы изге бурычларын чакмагышларча лаеклы үтәп, сау-сәламәт булып, туган якка әйләнеп кайтуларын теләп калабыз.