ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
28 июнь 2025, 10:00

Эш урыннары табарга ярдәм итү өчен

Кичә, 27 июньдә, Башкортстанда "Русиядә эш. Мөмкинлекләр вакыты" дип исемләнгән Гомумрусия мәшгульлек ярминкәсенең федераль этабы үтте.

Эш урыннары табарга ярдәм итү өченЭш урыннары табарга ярдәм итү өчен
Эш урыннары табарга ярдәм итү өчен

Ул "Кадрлар" гомумдәүләт проекты чикләрендә үткәрелә. Әлеге чара оешма-учреждениеләрне хезмәткәрләр белән, бүгенге көндә предприятиеләрдә аеруча таләп ителгән эшче һөнәр ияләре белән тәэмин итү, яшьләрне эшкә урнаштыру һәм һөнәри юнәлеш бирү максаты белән оештырыла. Русия күләмендәге бу ярминкә районыбызның Мәшгульлек үзәгендә дә үтте. Анда безнең җирлектә эшчәнлек алып баручы оешма-учреждениеләре вәкилләре – кадрлар белән эшләүче белгечләр һәм әлеге вакытта мәшгульлек үзәгендә исәптә торып, хезмәт уры эзләгән якташлар килде. Чараны башлап, үзәк җитәкчесе Айдар Гали улы Зәйнетдинов анда катнашучыларны сәламләде һәм әлеге вакытта оешмаларга таләп ителгән һөнәр ияләре исемлеге белән таныштырды. Аның чыгышыннан соң гомумрусия ярминкәсендә катнашкан "Заря", Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативлары, район кулланучылар, "Чакмагыш-икмәк", су белән тәэмин итү предприятиеләре һәм шәхси эшкуарлар вәкилләре үзәктә исәптә торучы эш эзләүчеләр белән әңгәмәләшеп, кызыксындырган һөнәрләр буенча мәгълүматлар җиткерделәр һәм эш шартлары белән таныштырдылар. Әлеге чара чын мәгънәсендә эш бирүчеләр һәм хезмәт урыннары эзләүчеләрнең очрашу мәйданчыгы булды. Биредә алар эшкә урнашу мөмкинлек-перспективалары хакында турыдан-туры сөйләшә алды. Районның оешма-учреждениеләре байтак вакансия тәкъдим итте. Әлеге ярминкәдә катнашучылар Мәшгульлек үзәге эш урыннарын гына түгел, төрле һөнәрләр буенча укыту һәм квалификацияне күтәрүне дә тәкъдим итүе турында мәгълүматка ия булдылар. Чара барышында махсус хәрби операция ветераннары, аларның гаилә әгъзалары, 50 яшьтән өлкәнрәк булган гражданнар, яшь балалар тәрбияләүче әни-әтиләр "Кадрлар" гомумдәүләт проекты чикләрендә яңа һөнәр үзләштерә ала дип билгеләнде. Гомумән, бу чара эш тәкъдим итүчеләргә ярдәм итеп кенә калмый, заманча мәшгульлек үзәкләренең мөмкинлекләрен дә күрсәтә. Монда кешеләр эш табып кына калмый, карьера үсеше, яңа һөнәр үзләштерү, бизнес ачу һәм социаль контракт төзү перспективалары турында да мәгълүматка ия була ала.

Эш урыннары табарга ярдәм итү өчен
Эш урыннары табарга ярдәм итү өчен
Эш урыннары табарга ярдәм итү өчен
Эш урыннары табарга ярдәм итү өчен
Эш урыннары табарга ярдәм итү өчен
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас