ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
30 июнь 2025, 06:10

Каһарманлыгын лаеклы бәһалап

Һәр заманда да Ватанны саклау – кыю йөрәкле, туган җиренең чын патриоты булган, аның язмышы өчен җаваплылык тойган ир-узаманнарның бурычы булган. Дәүләтебез бәйсезлеген, аның тыныч киләчәген яклап, махсус хәрби операция бурычларын үтәргә киткән һәм шушы изге максат өчен гомерен аямаган якташыбыз Вадим Ринат улы Шәйморатов та чакмагышлылар хәтерендә нәкъ шундый ир-егет булып калыр.

Каһарманлыгын лаеклы бәһалапКаһарманлыгын лаеклы бәһалап
Каһарманлыгын лаеклы бәһалап


Хәрби бурычны үтәгәндәге каһарманлыгы һәм фидакарьлеге өчен ул Русия Федерациясе Оборона министрлыгының “Махсус хәрби операциядә катнашучыга” медаленә лаек була.
Дүшәмбе иртәсендә үткән оператив киңәшмәдә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев Ватаныбызның лаеклы яклаучысын тәрбияләп үстергән өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткереп, бу дәүләт бүләген батыр якташыбызның әнисе Лида Газизҗан кызы Шәймөхәммәтовага тапшырды.

Каһарманлыгын лаеклы бәһалап
Каһарманлыгын лаеклы бәһалап
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас