ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
30 июнь 2025, 10:00

Республиканың төзелеш өлкәсе ышанычлы үсеш юлында

Без сәнәгать үсеше мәсьәләләренең Башкортстан башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировның көндәлек көн тәртибендә булуын күрәбез. Башкортстан үзенең иң нәтиҗәле сәнәгать сәясәте гамәлгә ашырыла торган төбәк булуын тагын бер кат раслады.

Республиканың төзелеш өлкәсе ышанычлы үсеш юлындаРеспубликаның төзелеш өлкәсе ышанычлы үсеш юлында
Республиканың төзелеш өлкәсе ышанычлы үсеш юлында


Радий Хәбиров сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыруның тулы бер системасын җайга салды, һәм ул дүртенче ел рәттән үзенең нәтиҗәле булуын исбатлый. Башкортстан – яңадан илдә лидерлыкта. Республикада сәнәгать сәясәтенең берьюлы берничә юнәлеше буенча алдынгылар рәтендә.
“Менә инде дүртенче ел рәттән Башкортстан торак төзелеше буенча рекордлар куя. 2024 елда без 3 млн 348 мең кв.метрны сафка бастырдык, бу Русиядә җиденче урын һәм Идел буе федераль округында икенче урын. Башкортстан зур социаль һәм инфраструктура объектлары төзи. 2024 елда Башкортстанда 19 социаль объект тапшырылды», – Радий Хәбиров.
Төзелеш Башкортстан икътисадының төп секторларының берсе булып кала, ул тулаем төбәк продуктының 7% ын тәшкил итә. Төбәк төзелеш өлкәсен актив үстерә, 180 меңнән артык кешегә эш урыннары тәэмин итә. 2022 елда башкарылган эшләр күләме 480 миллиард сумнан арткан, бу алдагы елга караганда 8% ка күбрәк. Бу төбәккә Русиядә төзелеш буенча лидерлар рәтенә керергә һәм Идел буе федераль округында икенче урынны алырга мөмкинлек биргән. Башкортстанның Төзелеш комплексы тотрыклы үсеш һәм югары нәтиҗәләр күрсәтә, төбәкнең алга таба икътисадый үсеше өчен нигез булдыра.
2022 елда 3,348 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бу уңыш тыгыз хезмәттәшлектә эшләүче хакимият һәм төзүчеләр тырышлыгы нәтиҗәсендә мөмкин булган. Республика ышанычлы рәвештә Гомумрусия рейтингында җиденче һәм Идел буе федераль округында икенче урынны тота.
2019 елдан милли проектлар Русия төбәкләрен үстерү максатларына ирешү өчен төп инструмент булып тора. Республиканың Төзелеш министрлыгы шундый алты проектны гамәлгә ашыруда актив катнашкан, алар арасында «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты төп бурычы – торакны файдалануга тапшыруның еллык күләмен арттыру һәм гражданнарны 2017 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендәге торак фондыннан күчерү. Куелган максатларны тормышка ашыру өчен торак төзелеше күләмнәрен һәм төрле программалар кысаларында торакны файдалануга тапшыруны үз эченә алган еллык план күрсәткечләре билгеләнгән. Алты ел бу күрсәткечләр уңышлы үтәлеп, 2024 ел нәтиҗәләре торакны файдалануга тапшыру планының 13,5% ка арттырып үтәлүен күрсәткән. Нәтиҗәдә, 2019 елдан 2024 елга кадәрге чорда 17,5 млн кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу башлангыч фаразлардан 14% ка артык.
Чакмагыш районында да бу юнәлештә актив эшчәнлек алып барыла. Күп фатирлы йортлар төзү торак төзелеше икътисадның төп тармакларының берсе булып тора. Узган ел районыбызның Сөләйманов урамы, 8 адресы буенча урнашкан күпфатирлы йорт файдалануга тапшырылган иде.
2024 елда 16 мең кв.метрдан артык торак файдалануга тапшырылган. Бу күрсәткеч районның динамикалы үсеше турында сөйли.
Сөләйманов урамы көннән-көн озыная. Бүгенге көндә биредә ике күпфатирлы йорт төзү буенча эшчәнлек бара. Өч катлы бинада эшләр графиктан алда бара, эчке һәм фасадны тышлау эшләре тәмамлану сызыгында, территориясе төзекләндерелә. Объект быел файдалануга тапшырылачак. Дүрт катлы объектта исә төзелеш-монтаж эшләре дәвам итә.
Республиканың төзелеш өлкәсе, тотрыклы үсеш күрсәтеп, ышанычлы үсештә. Тармакның төп бурычы-гражданнар өчен уңайлы һәм имин мохит булдыру. 2030 елга кадәр куелган планнар да зур: 21 миллион квадрат метрдан артык торак төзү күз уңында тотыла.

Республиканың төзелеш өлкәсе ышанычлы үсеш юлында
Республиканың төзелеш өлкәсе ышанычлы үсеш юлында
Республиканың төзелеш өлкәсе ышанычлы үсеш юлында
Республиканың төзелеш өлкәсе ышанычлы үсеш юлында
Республиканың төзелеш өлкәсе ышанычлы үсеш юлында
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас