+22 °С
Яңгыр


Бүген 14 егетебез солдат каешы буды.
Бүген районыбызның акыллы, тәртипле 14 егете район хәрби комиссариаты каршыннан армия сафларына хезмәт итәргә китте. Армиягә яраклы егет үстерү, әти-әни өчен һәм райондашлар өчен чиксез горурлык ул. Егетләргә бары тик ак юллар, ә әти-әниләре, якыннарына күркәм сабырлык, саулык-сәламәтлек телибез.
Безнең Чакмагыш егетләре солдат исеменә тап төшермәс, Ватан алдындагы изге бурычларын үтәп, безнең тынычлыгыбызны саклап, туган авылыбызга, әти-әниләре янына исән-имин әйләнеп кайтырлар дип ышанабыз.