ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
3 июль 2025, 11:25

Кискен эчәк инфекцияләре белән авыру очракларын кисәтү өчен

Муниципаль район хакимиятенең кече утырышлар залында санитар-эпидемиягә каршы көрәш буенча комиссия утырышы үтте.

Кискен эчәк инфекцияләре белән авыру очракларын кисәтү өченКискен эчәк инфекцияләре белән авыру очракларын кисәтү өчен
Кискен эчәк инфекцияләре белән авыру очракларын кисәтү өчен

Аның барышында фикер алышуга чыгарылган төп мәсьәлә – район биләмәсендә кискен эчәк инфекцияләре таралу очракларын кисәтү. Чарада муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, муниципаль район Советы секретаре Фаил Әхнәф улы Ишморатов, Кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендәге федераль күзәтчелек хезмәте идарәлегенең Башкортстан Республикасы Туймазы, Бакалы, Чакмагыш, Шаран районнары буенча территориаль бүлеге начальнигы Әлфия Гыймазетдин кызы Гайнанова, район үзәк дәваханәсенең баш табибы Сергей Витальевич Тарасов, дәваханәнең табиб-эпидемиологы Илгиз Ирек улы Салигаскәров, район мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин, муниципаль район хакимиятенең икътисад һәм эшкуарлык бүлеге начальнигы, бизнес-шериф Рима Рим кызы Рәхимова, Чакмагыш телевидениесе җитәкчесе Гөлназ Вил кызы Әхмәтова, муниципаль район хакимиятенең Яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт буенча комитеты рәисе Регина Рифат кызы Маликова, районның Яшьләр үзәге җитәкчесе Лиана Рифир кызы Хәбибуллина, район кулланучылар җәмгыяте, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Утырыш барышында районда кискен эчәк инфекцияләре белән авыру очраклары тикшерелде. Әлеге авырулар һәм аларны профилактикалау чаралары турында Кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендәге федераль күзәтчелек хезмәте идарәлегенең Башкортстан Республикасы Туймазы, Бакалы, Чакмагыш, Шаран районнары буенча территориаль бүлеге начальнигы Әлфия Гыймазетдин кызы Гайнанова чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, безнең җирлектә бу инфекцияләр белән авыру очраклары республиканың уртача күрсәткеченнән шактый түбәнрәк. Район үзәк дәваханәсенең баш табибы Сергей Витальевич Тарасов аларны кисәтү һәм ачыкланган берничә очрак буенча дәвалау учреждениесендә алып барылган тикшеренү-профилактика эшчәнлеге турында сан-күрсәткечләр чагылдырылган видеороликка нигезләнеп сөйләде. Район мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин район мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында ел әйләнәсенә һәм мәктәпләр базасында балаларның җәйге сәламәтләндерү ялын оештыру барышында шушы җәһәттән башкарылган эшләр һәм эчәк инфекцияләре белән авыру очракларын булдырмау өчен күрелгән чаралар турында бәян итте. Эшчәнлекләре ахырына якынлашкан мәктәп яны лагерьларында быел да укучыларның мондый төр инфекцияләр белән авыру очраклары ачыкланмады, дип билгеләде ул. Артабан чарада катнашучы җитәкчеләр үзләре идарә иткән оешма-учреждениеләрдә шушы юнәлештә алып барылган эшчәнлек белән таныштырдылар.
Утырыш барышында әлеге авыруны киметү уңаеннан күрелергә тиешле чаралар планы билгеләнде, шушы хакта карар проекты әзерләнеп, мәгариф һәм сәламәтләндерү учреждениеләре, торак-коммуналь хуҗалыгы объектлары, район үзәк дәваханәсе җитәкчеләре, Туймазы, Бакалы, Чакмагыш, Шаран районнары буенча территориаль бүлеге начальнигы, киңкүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, шулай ук юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр үтәргә тиешле чаралар исемлеге билгеләнде, кискен эчән инфекцияләре буенча эпидемиологик хәл катлаулану шартлары килеп туган очраклар күзәтелсә, санитария кануннары таләпләренә ярашлы профилактика чараларын үткәрүгә әзер булырга карар ителде.

Кискен эчәк инфекцияләре белән авыру очракларын кисәтү өчен
Кискен эчәк инфекцияләре белән авыру очракларын кисәтү өчен
Кискен эчәк инфекцияләре белән авыру очракларын кисәтү өчен
Кискен эчәк инфекцияләре белән авыру очракларын кисәтү өчен
Кискен эчәк инфекцияләре белән авыру очракларын кисәтү өчен
Кискен эчәк инфекцияләре белән авыру очракларын кисәтү өчен
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас