2-4 июльдә Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында яшь галимнәр һәм студентларның фәнни җәмгыятьләре советларының XIII Бөтенрусия съезды уза. Бу — Русиянең яшь тикшеренүчеләре өчен төп вакыйгаларның берсе. Форумның девизы — "Традицияләрнең тирәнлегеннән технологияләрнең югарылыгына кадәр".
Съездның беренче көнендә анда катнашучылар яшь галимнәргә ярдәм итүнең Президент чаралары, Технологик эшкуарлык перспективалары турында фикер алышты, үз проектларына дәүләт ярдәменең мөмкин булган инструментлары һәм санлы сервислар турында белде, фәнни-волонтерлык проектларын алга җибәрү механизмнары һәм фән белән бизнесның үзара бәйләнеше турында фикер алышты, фәнне популярлаштыру өчен үзләренең креатив чишелешләрен тәкъдим итте.
Бүген дә яшь галимнәр төрле темаларга сөйләшүләр алып бара, аерым бер өлкәдә тәҗрибә туплаган белгечләр белән аралаша. "Русиядәге яшь галимнәр һәм белгечләр советларының фәнни, инженер һәм идарәче кадрлар оборона-сәнәгать комплексының үсештәге роле" стратегия сессиясендә яшь галимнәр әлеге өлкәдәге бүгенге техник мөмкинлекләрне, яшь кадрларны җәлеп итү, белгечләрне үстерү турында фикер алышты.
Русиядә технологик суверенитетны тәэмин итү һәм оборона сәнәгате комплексын үстерү якындагы елларга илебезнең төп бурычлары булып тора. Илнең иминлеге, халыкның һәм дәүләтнең милли мәнфәгатьләрен тормышка ашыру мөмкинлеге аларны хәл итүнең уңышлы булуына бәйле булачак.
Бу шартларда фәнни, предприятиеләрнең инженерлык һәм идарә итү потенциалы, Оборона-сәнәгать комплексы: тикшеренүләр һәм эшләнмәләр өлкәсенә яшь галимнәрне һәм инженерларны җәлеп итү, яшь белгечләрне предприятиеләргә беркетү, программаларны оештыру үз вакытында эшләү өчен төрле дәрәҗәдәге кадрлар резервларын - талантлы яшьләрне ачыклау һәм тәрбияләү кирәк. Әлеге чара кысаларында гамәлдәге һәм тәкъдим ителә торган яңа практикалар һәм механизмнар буенча фикер алышу булды, яшь галимнәрнең, тикшеренүчеләрнең нәтиҗәле катнашуына, конструкторлар һәм инженерлар Фәнни, инженерлык һәм идарәче кадрлар активы процессында Оборона-сәнәгать комплексына анализ ясалды. Советларга нинди функцияләр йөкләргә кирәк? Яшь галимнәрне һәм белгечләрне ничек бу өлкәгә җәлеп итәргә ? Аларны гамәлгә ашыруда остазларның роле нинди? Яшь галимнәргә һәм инженерларга өстәмә белем бирүнең нинди программалары таләп ителә?
Русия Фән һәм югары белем министрлыгының Дәүләт яшьләр сәясәте һәм тәрбия эшчәнлеге буенча департаментының директор урынбасары, Русия Хәрби-сәнәгать комиссиясе коллегиясенең оборона-сәнәгать комплексы оешмаларының яшь галимнәре һәм белгечләре эшләре буенча ведомствоара эш төркеме әгъзасы Александр Ведехин белдрүенчә, бүгенге яшьләрне бу өлкәгә җәлеп итүнең башка төрле ысуллары кирәк. Әйе, хәзерге яшьләр бик актив, алар илдәге һәм дөньядагы сәяси вакыйгаларны яхшы аңлый, әмма аларга дөрес юнәлеш бирү мөмкин. Ул яшь галимнәрне бу өлкәгә ни рәвешле җәлеп итеп булуын, аларга эшне башка яклап анализларга өйрәтү кирәклеген үз мисалында күрсәтте.
- Бездә әлеге өлкәдә һаман да узган гасыр идеологиясе дәвам итә. Әйе, заманча технологияләр булдырдык. Оборона өлкәсендәге техниканы үстерүгә зур көч салынды. Ә бүген бу техникада кем эшли соң? 90нчы елларда бездә патриотик тәрбиягә игътибар кимеде. Үз мәфәгатьләребез турында гына кайгыртып яшәргә өйрәндек. Шушы вакытта тәрбияләнгән кешеләр - бүген илебезне яклаучылар. Безгә техник якны ныгыту белән беррәттән, патриотик тәрбияне үстерүне дә яңача, заманча итеп башкарырга кирәк, - диде чыгышында Оборона тикшеренүләре милли институты директоры, Русия Хәрби-сәнәгать комиссиясе коллегиясенең оборона-сәнәгать комплексы оешмаларының яшь галимнәре һәм белгечләре эшләре буенча ведомствоара эш төркеме әгъзасы Евгений Мирошниченко.
Исегезгә төшерәбез, форумның эшлекле программасы 50дән артык чарадан тора. Программа дәүләт вәкилләре, фәнни оешмалар һәм университетлар җитәкчеләре, әйдәп баручы галимнәр катнашындагы сессияләрнең дискуссия форматыннан гына түгел, ә киң практик өлештән тора: һәр көнне катнашучылар өчен илнең «фәнни сәясәте» темалары буенча мастер-класслар һәм проект эше планлаштырылган.
Автор фотосы.