ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
3 июль 2025, 04:50

Яшь галимнәрнең XIII Бөтенрусия съезды старт алды

Масштаблы федераль форум Башкортстан башкаласында «Торатау» Конгресс-холлында 2-4 июльдә узачак.

Яшь галимнәрнең XIII Бөтенрусия съезды старт алдыЯшь галимнәрнең XIII Бөтенрусия съезды старт алды
Яшь галимнәрнең XIII Бөтенрусия съезды старт алды

Съездны уздыруның төп максаты - яшь галимнәрне җәмгыять һәм илебез үсешенең мөһим бурычларын хәл итүгә җәлеп итү. Яшь галимнәр советлары һәм студентлар фәнни җәмгыятьләре съезды ел саен Русия Федерациясе Президенты йөкләмәсе буенча уздырыла һәм фән һәм технологияләр унъеллыгы (2022-2031 еллар) чаралары исәбенә кертелде.

Форумның эшлекле программасы 50дән артык чарадан тора. Программа дәүләт вәкилләре, фәнни оешмалар һәм университетлар җитәкчеләре, әйдәп баручы галимнәр катнашындагы сессияләрнең дискуссия форматыннан гына түгел, ә киң практик өлештән тора: һәр көнне катнашучылар өчен илнең «фәнни сәясәте» темалары буенча мастер-класслар һәм проект эше планлаштырылган.

Съездның төп чарасы «Традицияләр тирәнлегеннән технологияләр бөеклегенә кадәр" пленар утырышы булды, ул бүген, 2 июльдә 12:00 сәгатьтә «Торатау»Конгресс-холлында узды Дискуссиядә катнашучылар илебездә фәнне оештыру системасының тарихи һәм заманча төрлелеге, бу төрлелекнең Русия Федерациясе Президенты куйган һәм фәнни-технологик үсеш стратегиясендә беркетелгән бурычка — дәүләтебезнең технологик лидерлыгына таба алдан баруга ничек ярдәм итүе турында фикер алышты.

Дискуссия кысаларында югары уку йортында яки фәнни оешмада, шулай ук предприятиедә эшләүче яшь галимнең фәнни коллективтагы траекториясенә һәм илебезнең технологик лидерлыгына ирешүдәге роленә аерым игътибар бирелде.

Фәнни тикшеренүне ничек технологик продуктка әйтәндерергә? Фән һәм технологияләр унъеллыгы кысаларында аерым игътибар фундаменталь тикшеренүләргә генә түгел, ә шулай ук аларны практик куллануга да багышланган. Хәзерге галим - ул тикшеренүче генә түгел, фәнни ачышларны конкурентлыкка сәләтле ачышларга трансформалаштырырга әзер инноватор да. Технологик эшкуарлык яшьләр өчен яңа карьера траекториясенә әверелә. Әмма күп кенә яшь белгечләр проблемалар белән очраша, коммерциягә кагылышлы сорауларга җавап таба алмый. Индустриаль партнерлар табып һәм үз траекториясен төзеп технологик бизнеста үсешергә буламы? Әлеге сессия фәнни стартаплардан алып ясалма интеллектны үсеш өчен куллану турында да мәгълүмат бирде. Анда катнашучылар нинди киртәләрне җиңәргә
фән һәм краудфандинг, корпоратив ресурсларны кайдан табарга, инвесторлар телендә ничек сөйләшергә, беренче клиентларны ничек җәлеп итәргә һәмни өчен нәкъ менә хәзер-яшь галимнәр өчен иң яхшы вакыт турында фикер алышты.

- Мондый чаралар үз белемебезне киңкырлы куллануны җиңеләйтә. Чыннан да, сез продуктыгызны дөрес итеп тәкъдим итәргә белергә тиеш. Бүген санкцияләр вакытында үз эшләнмәләрегезне киңрәу тәкъдим итү өчен удайлы вакыт. Актив булыгыз, сезнең яңа тдеяләрегез илгә бик кирәк, - диде "Фәнни һәм гыйльми башлангылар үсеәе үзәге" директоры, "НАША ЛАБА" проекты соавторы, Фән һәм белем буенча Русия Президенты каршындагы совет яшьләр эше һәм белем җирү координацион совет әгъзасы Ольга Тарасова.
«ИТ Энигма Уфа» (Ovodov CyberSecurity) җәмгыяте директоры Александр Оводов чарада катнашучыларны үзенең эшчәнлеге белән җентекләп таныштырды. Уйланылган проектны тормышка ашыру өчен нинди каршылыклар үтәргә, аңа кем ярдәм иткәнен һәм гомумән, бүген яшь галимнәргә нинди ярдәм чараларын кулланып булуын сөйләде.

Съездда Русиянең 2000гә якын галиме, шул исәптән аларның яңа төбәкләре (Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләре) катнаша. Шулай ук Белоруссия, Кытай, Азербайджәрбәйҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Әрмәнстан һәм Кыргызстаннан да гаризалар бирелгән. Форум кунаклары арасында - яшь галимнәрнең федераль, төбәк һәм тармак советлары, студентларның фәнни җәмгыятьләре вәкилләре, яшь галимнәр өчен фән һәм инновацияләр өлкәсендә Русия Федерациясе Президенты премиясе лауреатлары, яшь галимнәр - дәүләт ярдәме чараларын алучылар, яшьләр лабораторияләре җитәкчеләре һәм катнашучылары, фән, технологияләр һәм югары белем өлкәсендә кадрлар белән идарә итү резервын үстерү программасын тәмамлаучылар, шулай ук бөтен илдән килгән студентлар һәм аспирантлар бар.

Съездны Русия Федерациясе Президенты каршындагы фән һәм мәгариф Советының Фән һәм мәгариф өлкәләрендә яшьләр эшләре буенча Координация советы (КорСовет) оештыра. Чара Русия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы ярдәмендә уздырыла. Уфада XIII Съезд Башкортстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә.

Автор:Гульназ Хафизова
Читайте нас