ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
8 июль 2025, 05:25

8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

Бәхетебезне шушы авылда таптык

8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне
8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

 

Гаилә нык һәм тату булса, бәхет тә бермә-бер арта. Алтын туй бәйрәме гаиләнең бердәмлеген һәм татулыгын, андагы күркәм гадәтләрне һәм йолаларны да чагылдыра. Юлда очраган киртәләрне бергәләп җиңеп, бәхетле мизгелләргә куанышып, тормыш сукмакларыннан җитәкләшеп 50 ел бергә атлау бәхете һәркемгә дә елмаймый.
50 ел бергә бер тормыш сукмагыннан атлау аз – гомер түгел. Тормышның бит аның төрле вакыты бар.Үткәннәре гыйбрәтле, бүгенге көннәре бәхетле, киләчәкләре өметле булган Роза белән Салават Тайчиновларның бергә тормыш корып яшәүләренә 50 елдан артып та киткән.
Роза апа белән Салават абыйның матур тормыш юлы тырыш халкы белән дан тоткан Үрнәк авылында уза. Салават Бәйрәм улы 1948 елда туган, Роза апа аннан ике яшькә кечерәк.
Салават Бәйрәм улы 1 июльдә Әлшәй районы Гайниямал авылында туган. Никифар авылы урта мәктәбен тәмамлаганан соң Уфадагы синтезспирт заводында аппаратчы булып эшли. 1968-70 нче елларда Башкорстан дәүләт аграр университетының агрономия бүлегендә укыган. 1976-80 елларда Чакмагыш районы “Родина” колхозында баш агроном булып намуслы хезмәт сала. 1985-86 елларда “Авангард” колхозында агроном, икхтисадчы, инженер булып эшли. 1996 елдан 2008 елга кадәр Үрнәк урта мәктәбендә хаклы ялга чыкканчы кадәр хәрби әзерлек җитәкчесе вазыйфасын башкара.
Роза Солтан кызы 1950 елның 15 июлендә Каракөчек авылында укытучылар гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. 1957-67 елларда Үрнәк урта мәктәбен тәмамлап, өч ел дәвамында шул ук мәктәптә вожатый булып эшли. 1970-75 елларда Башкортстан дәүләт аграр университетының икътисад бүлегендә белем ала. Гомер дәвамында ул икътисадчы, баш бухгалтер, тәрбияче булып намуслы хезмәт сала.
Институтта укып йөргәндә бию түгәрәгендә бер-берсен күреп, өч ел гашыйк булып йөргәннән соң, Тайчиновлар матур гаилә коралар. Бер кыз, ике малайга гомер һәм матур тәрбия биреп, олы тормыш юлына чыгаралар. 1988 елда Үрнәк авылында кирпечтән йорт салып чыгып, матур тормышта мал-туар, кош-корт карап, бакча үстереп, менә инде 51 ел дәвамында иңне-иңгә куеп тату гомер кичерәләр.
Бала чакларында, сугыштан соңгы илне торгызу елларында аларга төрлесен күрергә туры килә, шуңа күрә икесе дә яшьтән үк хезмәтне үз итәләр.
– Бәхетебезне шушы авылда таптык. Тормыш булгач, яхшысы-яманы да, шатлык-куанычы, борчу-хәсрәте дә булмый калмагандыр. Әмма, безнең ачуланышып, үпкәләшеп йөрергә вакыт та булмады. Без бит сугыштан соңгы илне торгызу чоры балалары. Яшь вакытларда төрлесен эшләргә туры килде. Бар гомеребез хезмәттә үтте инде. Көне буе эштә, төнлә хуҗалыкта дигәндәй, дөнья кудык. Ярдәмне дә берсеннән дә көтмәдек, бер-беребезгә таянып, бүрәнәнең ике башын икәү күтәреп бардык инде, – дип сөйли Роза апа.
Авыл җирендә халык ни белән шөгыльләнә алса, алар шуларның барысын да эшли. Яз җитүгә бакча эшләренә тотына. Җәй буе бакчалары яшелчә, җиләк-җимеш белән тулып тора. Аның янында сарай тулы мал-туар. Балаларының кечкенә чагы. Шул вак балаларны ияртеп, урманга-басуга җиләк-җимеш җыярга да чыгып китәләр. Шулай итеп, балалары да әти-әни үрнәгендә яшь чактан ук аларга ярдәмләшеп, тырыш, акыллы, төпле, эшчән булып үсәләр.
Һәркайсына белем биреп, балалары да тормышта үз ярларын табып, малайлар, кызлар үстерә. Бүген алар шул балаларының уңышларына шатланып, оныклар сөеп яши.
Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап, 50 ел бергә аңлашып яшәгән парлар һәрвакыт күңелдә хөрмәт һәм соклану уята. Алтын һәрвакыт иң кыйммәтле металларның берсе санала. Ул ниндидер авыр хезмәт белән яулап алган мөһим биеклекне гәүдәләндерә. Менә шуңа күрә дә алтын туй – озак еллар бергә яшәгән парларның бәрәкәтле хезмәт белән яуланган җимеше ул.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас