ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
8 июль 2025, 10:55

Алар – илгә тугрылык үрнәге

Районыбызның мәгариф учреждениеләрендә үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү – эшчәнлекнең төп юнәлешләренең берсе.

Алар – илгә тугрылык үрнәгеАлар – илгә тугрылык үрнәге
Алар – илгә тугрылык үрнәге

Ул җәйге каникул чорында да тукталып калмый, ел әйләнәсенә дәвам итә. Әлеге вакытта махсус хәрби операция бурычларын үтәүче якташларыбыз укучылар белән очрашуларга һәрвакыт теләп килә, илебез бәйсезлеген яклап алып барылган бу хәрби бәрелешләрнең асылын аңлата, андагы шартлар, хәрби дуслык, бердәмлек турында сөйли.
Чираттагы шундый күңелләрдә калырлык очрашу Чакмагыш гимназиясендә үтте. Анда республиканың хәрби хәрәкәтләр ветераннары ассоциациясе вәкилләре – яугир якташларыбыз Алексей Валерьевич Капитонов белән Илнур Эмиль улы Баһаветдинов мәктәпнең 9, 11 сыйныфлар егетләре белән очрашып, алар алдында фәһемле чыгышлар ясады. Әйткәндәй, бу егетләрнең байтагы яшь армиячеләр хәрәкәтенең актив әгъзалары. Алар неонацистларга каршы алышларда катнашып, яра-җәрәхәтләр алган яугирләрнең сөйләгәннәрен зур кызыксыну белән тыңлады. Алексей Валерьевич һәм Илнур Эмиль улы җанлы әңгәмә барышында илебез хәрбиләре дошманга каршы көрәштә кулланган һәм алышлар барышында трофей итеп алынган корал, җиһазлар, очкыч дроннар үрнәкләрен күрсәтеп, һәркайсының билгеләнеше турында җентекләп сөйләп аңлаттылар, алгы сызыктагы хезмәт дәверендәге истәлекләре белән уртаклаштылар. Дошманга каршы алышларда һәлак булган райондаш егетләргә багышланган видеороликны карау һәм аларның якты истәлеген бер минутлык тынлык белән искә алу бу очрашуның иң дулкынландыргыч мизгелләре булды дисәк тә арттыру булмастыр, мөгаен. Аны караганнан соң укучы егетләрнең берничәсенең сиздермәскә тырышып кына күз тирәләрен сөртеп алуларын күрү бу буын вәкилләренең дә гаджетлар йогынтысына бирелеп, таш күңелле, битараф яшьләр булып калмавына ишарә булды, күңелне җылытты.
Шушы урында яугирләрнең яшьләргә тәрбияви яктан аеруча әһәмиятле фикер-теләкләр җиткерүен аерым игътибарга лаек дип билгеләп үтәр идем. Алар илебезнең гасырлар буе яшәп килгән традицион рухи кыйммәтләрен саклап калу, үзләрен русияле дип тойган кешеләр яшәгән территорияләр бәйсезлеген яклау өчен алып барылган бу махсус хәрби операциядә Җиңү яулау өчен бар халыкны, тоташ җәмгыятьнең бердәм булып, яугирләргә рухи яктан да ярдәм итүенең аеруча мөһимлеген укучылар аңларлык итеп, ныклап җиткерергә омтылдылар. Балалар язган хатларның яугирләр өчен ни дәрәҗәдә кадерле булуын да анык мисаллар белән сөйләп аңлатты алар. “Безгә каршы көрәшкән як солдатларына язылган балалар хатларын укып исем китте. Анда бары тик дошманнарны үтерергә, кырырга үтенгән теләкләр язылган, тик үзегез исән-сау булыгыз дигән сүзләр бөтенләй дә юк. Ә безнең балалар язган хатларда без сезнең мөмкин кадәр тизрәк исән-сау булып өйгә әйләнеп кайтуыгызны көтәбез дигән теләкләр һәм батырлыгыгыз өчен рәхмәт дигән сүзләр төп урынны алып тора”, – диде Алексей Витальевич, Ватаныбызның, илебездә тәрбияләнгән балаларның нинди рухи кыйммәтләргә ия булуын билгеләп. “Яудашларым гел ул хатларны штурмга киткәндә һәм дошман безгә һөҗүм иткәнне көткәндә укый”, – дип тә сөйләде ул. Хәрби операциянең иң кайнар нокталарының берсе булган Артемовск (Бахмут) шәһәрен азат итү өчен алышларда катнашкан Илнур Эмиль улы: “Иркутск шәһәре мәктәбендә укучы кыз язган, миңа тапшырылган хат иң авыр чакта рухи терәк булып, “Мин нинди генә хәлдә булсам да, исән калып, балаларым, гаиләм янында кайтырга тиешмен”, – дигән теләктә ныгытты һәм мин авыр яраланып та исән калып, кайта алдым” – дип сөйләде.
Мәктәпнең хәвефсезлек нигезләре һәм Ватанны яклау дәресләре укытучысы, районның яшь армиячеләр хәрәкәте җитәкчесе Руслан Марсель улы Гыйрфанов гимназиянең һәрвакытта да патриотларны тәрбиәләүче белем һәм тәрбия учагы булуын билгеләп, уку йортының төрле чорлардагы алышларда каһарманлык күрсәтеп, район, ил тарихына мәңгелеккә кереп калган элекке укучыларының байтак булуы, алар истәлегенә тактаташлар урнаштырылуы, Герой парталары булдырылуы турында әйтеп үттте һәм шушы очрашуда катнашкан Алексей Капитоновның да шушы гимназиядә белем алуы хакында бәян итте. “Алар – Ватанга тугрылык, патриотлыкның безнең күз алдындагы ачык
үрнәге”, – дип яугирләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм озакламый илебез бәйсезлеген яклап, янә дошманга каршы алышка китәчәк Алексей Капитоновка тик уңышлар юлдаш булуын һәм имин-сау булып Җиңү белән туган якларга әйләнеп кайтуын теләде.

Алар – илгә тугрылык үрнәге
Алар – илгә тугрылык үрнәге
Алар – илгә тугрылык үрнәге
Алар – илгә тугрылык үрнәге
Алар – илгә тугрылык үрнәге
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас