Әлеге якты, күркәм бәйрәм уңаеннан Чакмагыш авылы балалар модельле китапханәсе китапханәчеләре «Изгелек территориясе» оешмасы хезмәткәрләре белән берлектә сәламәтлек торышы буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Мостафа” ял итү зонасында урнашкан табигать кочагына сәяхәт кылып, “Китап белән табигатькә” дип исемләнгән күңелле чара оештырды.
Иң тәүдә әкият геройлары булып киенгән китапханәче апалары Кикимора (Илмира Шәфыйкова), Василиса Прекрасная (Эльза Ямалетдинова), Карлсон (Гөлнара Китапова) кызлар һәм малайларны төрле хәрәкәтчән уеннар уйнарга чакырды. Чара барышында биредә җыелучыларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырдылар, гаиләдә үзара мөнәсәбәтләр, гаилә кыйммәтләре турында әңгәмәләштеләр. Балалар әти-әниләре белән бергәләп әлеге бәйрәм символы булган ромашка таҗларын өзеп, төрле биремнәр үтәделәр, җырладылар, биеделәр, аралаштылар, китап-журналлар белән танышып, җәйге көнне файдалы һәм күңелле үткәрделәр. Бу көнне һава торышы да һәммәсен дә куандырып, тәүдә җиләс кенә торып, аннан соң назлы кояш җылы нурларын тирә-якка таратты, яхшы кәеф бүләк итте.
Хәрәкәтләнеп алганнан соң һәммәсе дә туган ягыбызның матур табигатенә сокланып, саф һавада шашлык, торба, хуш исле үләннәр белән пешерелгән самавыр чәеннән авыз итеп, төрле тәм-томнар белән сыйландылар. Беркем дә буш кул белән килмәгән иде, табын сый-нигъмәтләрдән сыгылып торды. “Илешагропродукт” кибете сатучылары Лиана Риф кызы Акчурина, Лена Ришат кызы Гыйззәтуллина бәйрәм уңаеннан шашлык һәм аны пешерүгә кирәкле күмер, яндыргыч белән иганәчелек ярдәме күрсәтте.
“Безнең балаларыбызның әти-әниләре – көчле рухлы, бернигә дә карамастан, һәр яңа туган көннең кадерен белеп, сөенеп яшәүче кешеләр. Алар балалары бәхетле булсын, күңел кимлеген тоймасын өчен, бу тормышның матурлыгын, яшьтәшләре белән аралашу, дуслашу шатлыгын тоеп яшәү өчен бар тырышлыгын салып яши. Сабыр, гади, тыйнак, шул ук вакытта олы рух көченә ия бу кешеләр – тулы кыйммәтле яшәү өчен сәламәтлек проблемалары комачаулык итмәүнең туры дәлиле. Мондый әти-әниләр безнең барыбыз өчен дә үрнәк булып тора. Ә инде безнең эшчәнлегебез нәтиҗәсендәге хезмәтебез балаларның рухи дөньясына үтеп керсә, бу аларга дуслык һәм иптәшлек шатлыгы бирер, авырлыкларын җиңеп чыгу сөенече тудырыр, әйләнә-тирәдә яңадан яңа матурлыклар ачар.
Бүген күпчелек балалар тәүге тапкыр табигать кочагына сәфәргә чыкты һәм ул аларның хәтерендә бик озак матур истәлек булып сакланыр, дип уйлыйм. Бу чараны оештыруда төрле яклап ярдәм иткән, анда катнашкан һәммәсенә дә зур рәхмәт. Балалар бүгенге көнне бик күңелле һәм кызыклы үткәрделәр, биредә күңелле кәеф һәм аралашу шатлыгы белән тулы мөхит хөкем сөрде”, – диде һәммәсенә дә рәхмәт белдереп һәм тәэссоратлары белән уртаклашып , Чакмагыш авылы «Изгелек территориясе» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге автоном коммерциягә карамаган оешмасының инвалид балалар белән эшләү буенча социаль хезмәткәре Зәбидә Ягъфәр кызы Сираева.