ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
9 июль 2025, 10:30

Бәхетле картлык шундый була

8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык  көнендә Бәрдәсле авылының иң өлкән яшьтәге хөрмәтле кешесе –  хезмәт һәм тыл ветераны Олия Сәет кызы Гарипова күркәм гомер бәйрәмен –  95 яшьлек олугъ юбилеен каршылады

Бәхетле картлык шундый булаБәхетле картлык шундый була
Бәхетле картлык шундый була
 
 
Бу истәлекле икеләтә бәйрәм көнендә аны котларга дип, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Үрнәк авылы биләмәсе башлыгы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова, балалары, оныклары, чордашлары, авылдашлары килде. 
Тугыз онык, ун оныкчыкның яраткан нәнәе Олия әби җор теллелеге, үткен акылы, күңел күтәренкелеге  белән һәммәбезне таң калдырды. Йортта күңелле тантана уңаеннан җыелган җитәкчеләр, барлык якыннары, авылдашлары, күршеләре аңа карата ихтирам хисләрен ихлас котлау сүзләрендә белдерделәр. Сыгылып торган мул өстәл  артында  Олия әбинең сугыш елларына туры килгән үсмер чагын, сугыштан соң елларда лаеклы хезмәт юлын, авылда тырышлыгы белән дан тотканын хөрмәтләп искә төшерделәр. Авырлыкларны күп кичерсә дә ул барыбызны да  зирәк акылы, ихтыяр көче, тормыш сөючәнлек, эшсөярлек, юмартлык кебек сыйфатлары белән сокландырды. Алты бала тәрбияләп үстергән райондашыбыз картлык көнендә балаларының, оныкларының кадер-хөрмәтендә яши. Ул һәр көнгә шатлана һәм бәхетле картлык өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укый.
 
Бу хакта тулырак – киләсе санда.
Бәхетле картлык шундый була
Бәхетле картлык шундый була
Бәхетле картлык шундый була
Бәхетле картлык шундый була
Бәхетле картлык шундый була
Бәхетле картлык шундый була
Бәхетле картлык шундый була
Бәхетле картлык шундый була
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас