ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
9 июль 2025, 04:45

Бер очрашу – үзе бер гомер

Республика “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәмен оештырып үткәрү матур гадәткә әверелде. Алар “Мәдәният” гомумдәүләт проекты нигезендә тормышка ашырыла. Безнең район авылларында да мондый күркәм чаралар узып тора. Аларның берсе узган шимбә көнне Иске Калмаш авылында оештырылды.

Бер очрашу – үзе бер гомерБер очрашу – үзе бер гомер
Бер очрашу – үзе бер гомер


Мондагы матур, гүзәл табигать кочагында авылдашлар беренчегә генә җыелмый. “Саумысыз, авылдашлар” очрашуын үткәрү берничә ел рәттән матур традициягә булып кабатлана.
Җәйге июль иртәсендә Иске Калмаш авылында бик күңелле һәм халык та күп иде. Авыл халкы һәм күпсанлы кунаклар көтеп алынган очрашуга җыелды. Авылдашлар бер-берсен бәйрәм белән тәбрик итте, тормыштагы кызыклы хәлләре белән уртаклашты.
Күренекле якташлар, авылдашлар белән очрашуда муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Шакирова, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы - Корылтай депутаты Гөлнара Илдус кызы Галимова, җаваплылыгы чикләнгән “Спецтрансстрой” җәмгыятенең генеральный директоры, якташыбыз Азат Абдуллин, муниципаль район советы депутатлары Айдар Насыйров, Рамил Агиев, җаваплылыгы чикләнгән “Идел” җәмгыяте җитәкчесе Ришат Арсланов, Иске Калмаш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Гөлүсә Арнаутова, район хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәмзия Вәлиева, Иске Калмаш авылы старостасы Илфат Хаҗиев, шәхси эшкуарлар Зилфәт Сакаев, Зилә Йосыпова катнашты.
Котлау сүзләре белән муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова чыгыш ясады. Ул авыл тормышында һәм бәйрәмне оештыруда актив катнашучыларга хакимияттән Рәхмәт хатлары тапшырды, аларга даими ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Рәхмәт хатларына Илдар Салават улы Кашаев, Айдар Фатыйх улы Кашаев, Айсылу Үзбәк кызы Сәлимгәрәева лаек булды.
Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Гөлнара Илдус кызы Галимова да изге тәбрикләү сүзләрен җиткереп Илназ Ирек улы Кашаев, Ришат Илшат улы Шакиров, Рөстәм Риф улы Хәмидуллин, Руслан Нарис улы Суховка Рәхмәт хатлары тапшырды.
Район Советы депутаты, муниципаль район хакимияте башлыгының контракт буенча РФ Кораллы Көчләренә кабул итүнең мәгълүмат эшчәнлеге буенча җәмәгать киңәшчесе Айдар Фәнил улы Насыйров махсус хәрби операциядә илебез мәнфәгатьләрен яклаучы яугир якташларыбызга гуманитар ярдәм җыю һәм илтеп тапшыруда ярдәм иткән Илфат Хаҗиев, Руслан Сухов, Данил Бакиров, Фидан Шаһәбатдинов, Раил Гайсин, Тимербай Кашаевка Рәхмәт хатлары тапшырды.
Авыл тормышында актив катнашучы искекалмашлылар Ришат Арсланов, Зилә Йосыпова, Рамил Агиев, Зилфәт Сакаев, Илфат Хаҗиев, Рузинә Кашаева, Чулпан Шакирова, Раил Гайсин, Алсу Абдуллина, Резеда Шакирова, Алина Абдуллина Иске Калмаш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Гөлүсә Шәрифулла кызы Арнаутова кулыннан Рәхмәт хатлары алды.
Хезмәт алдынгылары Илшат Тимашев, Айнур Макулов, Илшат Аллаяров, Адик Ярмилов, Марат Әхмәтшин, Вадим Әхмәтшин БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколовның Рәхмәт хатларына ия булды.
Якташыбыз Азат Абдуллинның рәхмәт хатларына Гөлминур Сухова, Дания Сафиуллина, Светлана Шевченко, Роза Рәхимова, Вәсимә Байбакова лаек булды.
Иске Калмаш авылы үзенчәлекле талантларга, көчле шәхесләргә бай, халкының эшсөючәнлеге, тормыш дәрте белән аерылып тора. Биредә уңган, тырыш һәм уңган гаиләләр бихисап. Авылдашлар очрашуында әнә шушы гаиләләр арасында уздырылган конкурса йомгаклар ясалды, җиңүчеләр бүләкләнде.
“Иң күркәм хуҗалык” номинациясендә Ирек белән Нәфисә Ханнановлар, Илүсә Мөхтәсимова җиңү яулады. “Күп фатирлы йорт” номинациясендә Нефтьчеләр урамы вәкиле җиңде (йорт хуҗасы Нәзир Макулов), “Иң үрнәкле гаилә” номинациясендә бүләккә Янбухтиннар гаиләсе лаек булды. Гаилә башлыгы Аликның әнисе Әнисә апа Янбухтина бер гасыр гомер кичергән. “Яшь гаилә” номинациясендә Айнур белән Виктория Гайсиннар бүләкләнде.
Чара матур концерт номерлары белән үрелеп барды. Лүзә Тимашева, Илнур Шәмсетдинов, район мәдәният йорты хезмәткәрләре матур җыр-биюләре белән авылдашларны сөендерде. Моннан тыш, искекалмашлылар һәм кайткан кунаклар өчен артистлар Рамил һәм Гүзәл Хаҗиевлар, Илдар Галинуров, Земфира Хәмәдиярова, INUR, Рәдиф Зарипов катнашлыгында бай концерт программасы һәм дискотека әзерләнгән иде.
Бәйрәмнең икенче өлешендә исә уеннар һәм ярыш мәйданчыклары гөрләде. Монда балалар һәм өлкәннәр өчен төрле милли уеннар барды. Бүләкләр дә бик мулдан әзерләнгән иде. Дуслык-туганлык бәйрәме бөтен халыкны берләштерде һәм җанландырды. Күптән күрешмәгән, төрле якларга таралышкан авылдашлар да кабат туган нигезләренә кайтып, рәхәтләнеп ял иттеләр. Классташлар, туганнар, авылдашлар бер-берсе белән аралашып, матур концерт номерлары белән хозурланып, уеннарда катнашып, учакларда пешкән тәмле ризыклардан авыз итеп, көч алып, оештыручыларга рәхмәт белдереп таралышты.

Бер очрашу – үзе бер гомер
Бер очрашу – үзе бер гомер
Бер очрашу – үзе бер гомер
Бер очрашу – үзе бер гомер
Бер очрашу – үзе бер гомер
Бер очрашу – үзе бер гомер
Бер очрашу – үзе бер гомер
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас