+24 °С
Яңгыр


“Ял итү зонасын төзекләндерү проекты паркның дәвамы булды, анда балалар, яшьләр, өлкән буын вәкилләре вакытларын файдалы уздырачак”, – дип язып чыккан үзенең социаль челтәрләрендә район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев.
Биредә махсус япмалы балалар мәйданчыгы, спорт тренажерлары куелды. Шул ук программа буенча быел Үрнәк һәм Яңа Балтач авылларында ял итү зоналары барлыкка киләчәк.