ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
11 июль 2025, 10:40

Без – табигать дуслары

9 июльдә Рапат мәдәният йортында “Табигатьнең дуслары бар – бу без, син һәм мин!” дип исемләнгән экология сәгате оештырылды.

Без – табигать дусларыБез – табигать дуслары
Без – табигать дуслары

Чараны алып баручы әйләнә-тирә мохитнең нәрсә булуын һәм аның нинди компонентларны үз эченә алуы турында сөйләде. Артабан балалар урманда кемнәр яшәвен, ылыслы урманның яфраклы урманнан нәрсә белән аерылуын искә төшерделәр. Балалар урманда яшәүче җәнлекләр турындагы табышмакларны бик теләп чиштеләр, “Дүртенчесе артык” уенын уйнадылар. Чара барышында кызлар һәм малайлар әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш кирәклегенә һәм шулай гына табигать белән дус яшәргә мөмкин булуына тагын бер кабат инандылар.

Без – табигать дуслары
Без – табигать дуслары
Без – табигать дуслары
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас