ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
11 июль 2025, 11:00

Чакмагыш балыкчылары бәйгегә җыелды

Кичә Чебекәй ерыны буасында балык кармаклау буенча ел саен үткәрелә торган турнир узды.

Чакмагыш балыкчылары бәйгегә  җыелдыЧакмагыш балыкчылары бәйгегә  җыелды
Чакмагыш балыкчылары бәйгегә җыелды

Яр буенда иң шәп балыкчылар: өлкәннәр һәм балалар, яңа гына балык тотарга әвәсләнүчеләр һәм тәҗрибәле балыкчылар җыелды. Бу көнне һава торышы да һәммәсен дә җылы нурлары белән иркәләп, кояшлы, матур булды. Жюри әгъзалары бәйгегә йомгак ясаган арада белгечләр балаларны сулыкларда үз-үзеңне хәвефсез тоту кагыйдәләре һәм эчәк инфекцияләре йоктыру хәвефе белән таныштырдылар, белешмәлекләр тараттылар. Конкурс йомгаклары буенча иң күп балык тотучылар ачыкланды. Нәтиҗәләр буенча җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде:
Беренче урынны Гарифуллиннар (32 балык) һәм Шәрәповлар гаиләләре яулады. Икенче урынны Т. Кадраев (20 балык) белән Т. Кунафин (12 балык) алды. Өченче урынга Локмановлар һәм Латыйповлар гаиләләре (10 балык) чыкты. Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләккә балык тоту җайланмалары, ә катнашучыларга сертификатлар һәм дәртләндерү призлары тапшырылды.
Чараны оештыручылар аның бик күңелле һәм кызыклы үтүе өчен иганәчеләргә рәхмәт белдерә һәм барлык балык кармаклаучыларны да киләсе елда да актив катнашырга чакырып кала.

Чакмагыш балыкчылары бәйгегә  җыелды
Чакмагыш балыкчылары бәйгегә  җыелды
Чакмагыш балыкчылары бәйгегә  җыелды
Чакмагыш балыкчылары бәйгегә  җыелды
Чакмагыш балыкчылары бәйгегә  җыелды
Чакмагыш балыкчылары бәйгегә  җыелды
Чакмагыш балыкчылары бәйгегә  җыелды
Чакмагыш балыкчылары бәйгегә җыелды
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас