+24 °С
Яңгыр


Концерт ахырында Гөлназ Сәлимова биредә җылучыларга җылы очрашу оештырылуы һәм анда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Ул мондый күчмә чараларның күңел ачу өчен генә түгел, ә халык арасындагы багланышларны ныгыту һәм бердәм мәдәни мохит булдыру өчен дә мөһим булуын билгеләп үтте. Үзешчәннәр чыгышлары барысында да онытылмас тәэссоратлар калдырды. Кашкар халкы җырлар, биюләр һәм җылы дуслык рухы белән тулы бу көнне рәхмәт хисләре белән генә искә алыр, дип уйлыйбыз.