ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
13 июль 2025, 10:45

«Эшемне бик яратам!»

Аралашучан, ачык күңелле, ярдәмчел, актив кешеләр генә почта хезмәткәре була аладыр ул. Каразирек авылы почта бүлеге начальнигы, шул ук вакытта почтальоны да булып хезмәт салучы Галия Рафаель кызы Фәхруллина белән әңгәмәләшкәннән соң мин моңа ныклы инандым.

«Эшемне бик яратам!»«Эшемне бик яратам!»
«Эшемне бик яратам!»
 
Почта хезмәткәре һөнәре – авыл кешесе өчен бик кирәкле, мөһим хезмәтләрнең берсе. Хатлар, гәзит-журналлар  тарату, коммуналь түләүләрне үткәрү, бик күп документ эшләре, клиентларны кабул итү – һәммәсе дә язмабыз герое  куллары  аша уза. Галия Рафаель кызы әлеге җаваплы да һәм бик кирәкле дә  һөнәр иясе булып   7 ел дәвамында тырыш хезмәт сала. Ул халкыкка   яхшы яңалыклар, изге теләкләр китерә, ике йөзләп гәзит-журналлар, хатлар, телеграммалар аның  хезмәте нәтиҗәсендә  вакытында үз адресатларына барып ирешә. Шушы вакыт эчендә авылдашлары да аны үз итеп өлгергән, ул аларның ышанычлы кешесенә әверелгән. Һәрвакыт кешеләргә яхшы кәеф, елмаюлы карашы  белән тырыш хезмәт күрсәтергә әзер ул, беркемне дә ярдәменнән калдырмый. 
Беръюлы ике хезмәтне – почта бүлеге начальнигы һәм почтальон һөнәрен алып бару җиңелләрдән булмаса да һәм зур җаваплылык таләп итсә дә,  ул әңгәмәбез барышынды берничә тапкыр: “Эшемне бик яратам! Мин аңа  бар булмышым белән бирелгәнмен”, – дип кабатлады.
  Калмашбаш авылында өч балалы гаиләдә уртанчысы буып үсеп, буйга җитә ул. 6нчы сыйныфта укыган чагында гаиләләре белән күрше Дүртөйле районы Әсән авылына күченеп китәләр. Биредә 11 сыйныфны  тәмамлагач, Уфа һөнәри-педагогика көллиятенең юридик факультетына укырга керә һәм аннан һөнәр алып чыга.
Хезмәт юлын Дүртөйле шәһәрендә башлап җибәрә яшь кыз. Балалар аттракционнары, реклама һәм башка төр өлкәләр белән бәйле эшләрдә эшләргә туры килә аңа. Тик авылда туып үскән, бар булмышы белән авыл тормышын яраткан кыз туган ягына тартыла, туган районына кайтып төпләнү теләге белән яна. 2012 елда ул туган районының Каразирек авылыннан өй сатып алып, шушы авылда матур тормыш корып җибәрә. “Миндә чәчәкләр чире инде ул: чәчәкләр күрсәм, һуштан язам. Бакчамда аларны төрлесеннән үстерәм, табигатьне яратам. Гомумән, авыл тормышын яратам мин, мин – авыл кызы. Шуңа күрә бер дә уйламый авыл җирендә яшәүне сайладым”, – ди ул бу хакта шаяру катыш.
Алты еллап авылда шәхси кибеттә сатучы булып эшләп йөргән Галияне  бар авыл халкы чая, тырыш, ачык күңелле, кулыннан бар эш тә килә торган гүзәл зат буларак яхшы белә. Бәлки шуңадыр да авылда почта бүлегенә хезмәткәр кирәккәч, аны бирегә эшкә чакыралар. 2018 елның 28 декабрендә аңа Каразирек авылының почта бүлеге начальнигы вазыйфасын    йөкләтәләр. “Сезнең  өчен бу  һөнәр  ят бит, өйрәнә алырмынмы икән, эшне алып бара алырмынмы, дип икеләнү, борчылу хисләре булмадымы?” – дигән соравыма да ул ышанычлы рәвештә: “Юк, бер дә икеләнмәдем дә, борчылмадым да. Булдыра алырыма, үземә ышандым. Бар эшкә дә үземә ныклап өйрәнергә туры килде, чөнки миңа кадәр биредәге почта бүлеге начальнигы пенсиягә китү сәбәпле, почта бүлекчәсе ярты еллап бикле торган булган. Шуңа күрә эшемнең бар нечкәлекләренә үзем төшендем, район почта элемтәсе бүлегендәге коллегалардан да сорашып өйрәндем. Компьютерда, кирәкле программаларда эшли белүем дә минем өчен файдага гына булды, нык ярдәм итте. Эштән мин беркайчан да куркып тормадым, тотынсам – җиренә җиткереп башкарырга күнеккәнмен”, – дип сөйләп үтте әңгәмәдәшем.
Бер-ике еллап биредә эшләгәч, почтальон хаклы ялга китү сәбәпле, бу  эшне дә үз өстенә ала. Хәзер инде төп эшеннән тыш, гәзит-журналлар тарату да аның иңнәренә төшкән. Почта бүлеге территориясен дә һәрчак пөхтәлектә, чиста тота. 6 ел дәвамында ул Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе депутаты да. Авылда халык исәбен алу мөһим вакыйгасында да катнашкан. Ковид пандемиясе башланган вакытта ул волонтер булып та халыкка игелекле ярдәм күрсәткән, өлкән яшьләрдәге авылдашларына кирәкле азык-төлек, дарулар алып кайтып биргән. 
“Беркемне дә ярдәмсез калдырганым юк, гомумән, мин: “Юк” – дип әйтә белмим. Авыл җирендә аеруча өлкән яшьтәге кешеләр күп, аларга түләүләр белән исәпләшергә дә, башка сораулар буенча да аңлатмалар бирәм, исләренә  төшерәм, кулымнан килгән ярдәмне башкарырга тырышам”, – ди авылдашларының ышанычлы  ярдәмчесенә әверелгән почта хезмәткәре. 
Галия Рафаель кызы белдерүенчә,  аның төп эшчәнлек юнәлешләре  – барлык төр почта хезмәтләре күрсәтү: гади, заказлы, кыйммәтле хатлар, бандероль-посылкалар, телеграммалар кабул итү, теркәү һәм җибәрү. Вакытлы матбугатка яздыру һәм тарату да төп хезмәтенең берсе булып тора. Бүлеккә килгән төрле квитанцияләрне, хатлар һәм реклама материалларын адресатларына вакытында илтеп тапшыру да, почтальоннарының төп бурычы.  Коммуналь хезмәтләр, телефон, интернет челтәре, кәрәзле телефон, балалар бакчасы, җир һәм милек салымы, ЮХХДИ штрафлары, тимер юлы һәм авиабилетлар өчен һәм башка күп түләүләр дә кабул итәләр. Авылдашлар  кредит түләүләрен башкару һәм акча күчерү өчен дә почта хезмәтенән бик теләп файдалана. Каразиреклеләр   “Игенче”, “Өмет”, Акчарлак”, “Ясминә”, “Манзара”, “Диләфрүз” кебек бамсмаларны яратып алдыралар, дини гәзитләрне, сканвордларны да бик яраталар икән. 
Эшеннән дә, гаиләсеннән дә уңган   язмам герое. Әйтергә кирәк, сөекле тормыш юлдашы белән дә аңа шушында эшли башлагач танышу насыйп була. Чакмагышта почта хезмәткәрләренең корпоратив кичәсеннән соң такси чакыртып кайтырга була һәм танышларыннан берәр әйбәт кенә таксистны чакыруларын сорый. Шушы әйбәт кенә таксист аның булачак тормыш иптәше Фидус Фәнил улы булып чыга. “Мин үзем мондый кичәләрне бик яратып бармыйм, ә бу юлы нишләптер корпоративка барырга булдым. Фидус та буш вакытларында гына сирәк-мирәк такси хезмәтендә йөргән  булган. Шулай танышып киттек һәм кавыштык. Аллаһка шөкер, тормыш иптәшем бик яхшы кеше, Себер тарафларында эшли”, – дип танышу мизгелләре белән уртаклашты ул.
Тату, матур гаиләсе – сөйгән яры Фидус,  балалары – улы Эмиль, кызы Элина да  аңа эшендә зур терәк һәм ярдәмчеләр, почта таратышалар. Улы Уфа дәүләт нефть университетының 2нче курсын, кызы 8нче сыйныфны тәмамлаган.  
Галия Рафаель кызы яраткан эшендә тырыш хезмәткәр  булса, өендә уңган хуҗабикә. Бакчаларында үскән  җиләк-җимеш, яшелчәләр ел саен мул уңыш бирә, йорт-курасын күз явын алырдай чәчәкләр бизи.
Хезмәт сөючән, ачык йөзле, авылдашларына карата мәрхәмәтле, ярдәмчел булганы өчен аны яше дә, карты да ярата һәм бик хөрмәт итә. Киләчәктә дә язмабыз героена һәрчак шулай  башкаларга үрнәк булып, гаиләсеннән   һәм  хезмәтеннән  тәм һәм ямь табып,  бәхетле гомер кичерергә язсын, дип телибез.
«Эшемне бик яратам!»
«Эшемне бик яратам!»
«Эшемне бик яратам!»
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас