ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
15 июль 2025, 11:10

Хокукый ярдәм атналыгы чикләрендә

Райондагы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Бөтенрусия гаилә мәнфәгатьләренә хокукый ярдәм күрсәтү атналыгы чикләрендә гражданнарга хокукый мәгълүмат һәм хокукый консультация бирү чарасы үткәрелде. Хокукый ярдәм атналыгын үткәрүнең максаты – халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм юридик консультациягә мохтаҗ гаиләләргә ярдәм күрсәтү.

Хокукый ярдәм атналыгы чикләрендәХокукый ярдәм атналыгы чикләрендә
Хокукый ярдәм атналыгы чикләрендә


Чара Башкортстан Республикасының Чакмагыш районындагы кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең җәмәгать ярдәмчесе, адвокат, Русия юристлары ассоциациясе әгъзасы Олеся Олеговна Никитина катнашлыгында үткәрелде. Олеся Олеговна ана капиталы һәм аннан файдалану мөмкинлекләре турында мәгълүмат җиткерде, инвалид балалар тәрбияләүче хатын-кызларның, шулай ук күп балалы гаиләләрдәге әниләргә пенсиягә ташламалы чыгу турында сөйләде.
Чарада катнашучы гражданнар гаилә хокукына, алиментка һәм гаилә мөнәсәбәтләренең башка юридик аспектларына кагылышлы төрле мәсьәләләр буенча бушлай консультацияләр һәм мәгълүмат ала алдылар.

Хокукый ярдәм атналыгы чикләрендә
Хокукый ярдәм атналыгы чикләрендә
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас