ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
15 июль 2025, 11:10

Районда “Хәвесезлек атнасы” үтә

Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек буенча Башкортстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисенең 2025 елның 14 июлендәге ГК10-100 санлы боерыгы нигезендә 2025 елның 14 июленнән 18 июленә кадәр Башкортстан Республикасы территориясендә үзйөрешле машиналарны һәм башка төр техниканы шартлы «Хәвефсезлек атнасы» дип аталган мәгълумати-аңлату чарасы үткәрелә.

Районда “Хәвесезлек атнасы” үтәРайонда “Хәвесезлек атнасы” үтә
Районда “Хәвесезлек атнасы” үтә


Боерык нигезендә БР Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы, БР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре, БР Русия Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре катнашлыгында саклана торган законлы кыйммәтләргә зыян китерү, гражданнарның гомеренә һәм сәламәтлегенә, аларның мөлкәтенә, әйләнә-тирә мохиткә үзйөрешле машиналарны һәм техниканың башка төрләрен эксплуатацияләү өлкәсендә зыян китерү куркынычы барлыкка килү хәвефен профилактикалау чаралары оештырылачак.
Авыл биләмәләре хакимиятләре башлыклары белән берлектә торак пунктларда теркәлмәгән үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны ачыклау һәм аларны эксплуатацияләү барышында мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау буенча аңлату чаралары үткәреләчәк. Профилактик чараның максаты – үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны эксплуатацияләгәндә техник торышның, хәрәкәт иминлегенең, техниканың һәм әйләнә-тирә мохитне саклауның билгеләнгән таләпләренең үтәлешен тәэмин итү, шулай ук аларны эксплуатацияләүне теркәү һәм рөхсәт итү кагыйдәләре.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас