+22 °С
Яңгыр


Шушы көндә “Без бергә” ирекмәнлек хәрәкәте волонтерлары Чакмагыш авылында урнашкан “Әниләр чишмәсе” яр буе территорияләрен чүп-чардан арындыру акциясендә катнашты.
Чараның төп максаты – сулык ярларында санитария тәртибен урнаштыру һәм саклау, иҗтимагый активлыкны һәм гражданнарның табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәтен үстерү. Акциядә катнашучылар үзләренең хезмәтләренә ихтирамлы мөнәсәбәттә булуларына өметләнәләр һәм киләчәктә дә кешеләрне ял итү урыннарында чисталык сакларга өндиләр.