ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
16 июль 2025, 07:05

Юл төзеклеге – мөһим хәстәрлек

“Үзәк” машина-технология станциясенең Чакмагыштагы филиалында хуҗалык эшчәнлеге алып баруда юлларның төзеклеген тәэмин итүнең мөһим хәстәрлек булуын яхшы аңлыйлар.

Юл төзеклеге – мөһим хәстәрлекЮл төзеклеге – мөһим хәстәрлек
Юл төзеклеге – мөһим хәстәрлек

 

 Быел Хуҗин исемендәге бүлекчәнең Иске Ихсан авылын урап узу юлын төзекләндерүгә алынганнар. Машиналар һәм тракторлар асфальт  өселекле авыл урамнарын урап узганда тигез һәм уңайлы юлларда йөрсен өчен эшләнелә бу. Подрядчы оешма – шәхси эшкуар Илфир Әхтәмовта хезмәт салучы  ир-егетләр үз бурычларына үтә җаваплы карый. Әлеге мәлдә урау юл өслеге комлы  кызыл балчык катнашмасы белән тигезләнелә, артабан ком-таш катламы җәелеп чыгачак. Биредәге терлекчелек фермасына да, басуларга да техника тигез, уйнайлы юлдан йөри алсын өчен һәммәсе дә эшләнелә.

Юл төзеклеге – мөһим хәстәрлек
Юл төзеклеге – мөһим хәстәрлек
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас