ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
17 июль 2025, 17:40

Шифалы үләннәрне җыеп өлгерегез

Һәр үләннең үзенең җыю вакыты бар. Июль аенда түбәндәге дару үләннәрен җыеп өлгерегез.

Шифалы үләннәрне җыеп өлгерегезШифалы үләннәрне җыеп өлгерегез
Шифалы үләннәрне җыеп өлгерегез

Ак чәчкә (ромашка). Тынычландыра, авыртуны баса, тирне кудыра, дезинфекцияли, тамак авыртканнан ярдәм итә. Меңъяфрак. Матдәләр алмашынуын көйли, кан йөрешен яхшырта, канны тазарта. Сары мәтрүшкә. Салкын тигәннән файдалы, микробларга каршы көрәшә, күз күремен яхшырта. Алтынбаш (Золототысячник). Авыртуны баса, кан китүне туктата, эч китүдән коткара. Календула. Стоматит, гепатит, ангина, пародонтоз, холицистит, невроздан ярдәм итә. Кура җиләге. Тән температурасын төшерә, депрессия, невроз, йокысызлыктан файдалы, токсикоздан ярдәм итә. Кан тамырларын ныгыта, барлык әгъзаларны көйли, аппетитны ача, эчәкләрне тазарта. Әрем. Какырыкны, паразитларны чыгара, матдәләр алмашынуын көйли, майны яндыра, ябыгырга ярдәм итә. Сукыр кечерткән. Кан басымын төшерә, авыртуны баса, тынычландыра, кан тамыры-йөрәк авыруларыннан файдалы. Нерв системасын ныгыта, эшчәнлекне арттыра. Өч төрле миләүшә. Шешүләрне бетерә, ашказан-эчәк тракты авыруларын көйли. Кандала үләне. Сулыш юлларына файдалы, авыртуны баса, яраларны төзәтә, йөткерү, бронхит, грипп вакытында кулланыла. Кечерткән. Витаминнарга бай. Кан китүне туктата, гипо һәм авитаминозны, атеросклерозны дәвалау һәм профилактика чарасы булараҡ кулланыла, гемоглобинны күтәрә, эритроцитларны арттыра. Мәгълумат чыганагы: “Бәйләнештә” социаль челтәрендәге “Даирә” төркеме сәхифәсе. Фото: Илсөяр Гайсина.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас