ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
17 июль 2025, 09:15

Талантлы якташыбыз белән очрашу

Тамьян авылында Яңа Коты авылы китапханәчесе район һәм Чакмагыш авылының юбилеен бәйрәм итү чикләрендә китап укучылар өчен талантлы якташыбыз, шагыйрә Рәмзия .Шәрәфетдинова белән ”Туган җирем, Чакмагыш” дип исемләнгән әдәби очрашу үткәрде.

Талантлы якташыбыз белән очрашуТалантлы якташыбыз белән очрашу
Талантлы якташыбыз белән очрашу

 Кунак үзенең яңа басмаларын, “Сагышлар сарган сагыш”, “Көлеп яшим” шигъри җыентыкларын тәкъдим итте, туган як, авыл, авылдашлар турында шигырьләр укыды. Китапханәче укучылар игътибарына шулай ук Р.Сәхапованың якташлары турында мәгълүматлар тупланган “Әле булса әрни Әфган яралары”, “Әфган безнең йөрәк ярасы” китапларын да тәкъдим итте. Шагыйрә чарада катнашучыларга үзе турында сөйләде, гаилә тарихлары белән уртаклашты, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде. Очрашу җылы мохиттә узды. Чара ахырында һәммәсе дә якташыбызга киләчәктә иҗади уңышлар һәм яңдан-яңа шигырьләрен китап итеп бастырып чыгаруын теләделәр.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас