+22 °С
Яңгыр


Муниципиаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Дәүләт техник күзәтчелек комитетының сектор мөдире – баш инженер-инспекторы Финат Вәсим улы Сәетов белән берлектә үткән бу чарада эшчәнлек мәсьәләләр буенча фикер алышынды.
Урал Салават улына район халкы авыл хуҗалыгы транспортын теркәү һәм аларга документлар алу, үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын эксплуатацияләү, электрон паспортны рәсмиләштерү, югалган тракторчы таныклыгын тергезү, техника торышын тикшерү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итте. Бөтен сораулар буенча да комитет тарафыннан җентекле аңлатмалар бирелде, барлык мөрәҗәгатьләр дә контрольгә алынды.