

Яңа гаилә кору – бик мөһим һәм истәлекле вакыйга. Яңа гаилә – ул киләчәкнең дәвамы, мәхәббәт һәм бәхеткә юл, якты һәм яхшы, изге киләчәкнең үсентесе. Гаилә – тормышыбызда һәрберебез өчен иң мөһиме.
Узган шимбәдә махсус хәрби операциядә катнашучы якташыбыз Рузамир белән Луиза Зариповларның гаиләсенә нигез салынды – никах туе үтте. Күркәм парны әлеге истәлекле матур вакыйга белән муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Рапат авыл биләмәсе башлыгы Ләбиб Мазһар улы Гомәров, ветераннар советы рәисе Рива Рәис кызы Шәйморатова, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре ихлас тәбрикләде.
Район җитәкчесе яшьләргә мәхәббәт, тынычлык, татулык һәм озын гомер, батыр Ватанны саклаучыбызга үз гаиләсе өчен ышанычлы терәк-таяныч булуын теләп, бүләкләр һәм Рәхмәт хаты тапшырды.
Бу көнне бер-берсенә һәрчак тугры, терәк һәм кирәк булырга вәгъдәләр бирешкән гүзәл парга барлык тәбрикләүчеләр тарафыннан да изге теләкләр, музыкаль котлаулар яңгырады, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Яшьләрнең икесенә дә 25әр яшь. Рузамир – Рапат егете. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнаң соң, Башкортстан икътисади-юридик көллиятендә укып, юрист белгечлеге алып чыга. Бүгенге көндә ул шушы ук көллиятнең югары уку йортының читтән торып укучы студенты. 2021 елда армия сафларында хезмәт итә. 2022 елда армиядән кайткач та үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына юллана һәм бүгенге көнгә кадәр хәрби бурычларын намус белән үти. Әйтергә кирәк, ул вакытта алар – күпчелеге сыйныфташлар, бер төркем 12 Рапат егете шундый карарга килеп, җыелышып китә.
Рузамирның сөйгәне Луиза – Чакмагыш кызы. Ул Башкортстан дәүләт медицина университетында югары белем алып, бүгенге көндә Уфа дәваханәләренең берсендә терапевт булып эшләп йөри. Яшьләр бер еллап очрашып йөргәч, узган кайтуында яугир булачак кәләшенә кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган. Ә бу кайтуында исә гашыйклар никах туйларын үткәреп, чәчләрен чәчкә бәйләде.
Районыбызның гүзәлләрдән-гүзәл парына без дә чын күңелдән иң матур теләкләребезне җиткереп, үзара һәрчак тату булып, аңлашып яшәүләрен телибез. Гаиләгез нык, мәхәббәтегез гомерлек булсын!