ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
22 июль 2025, 09:45

Чакмагышта ишегалды уеннары дәвам итә

Узган атнада Яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү белгечләре Беренчеләр хәрәкәте һәм “Без бергә” ирекле хәрәкәте волонтерлары белән берлектә балалар мәйданчыгында ишегалды уеннары үткәрделәр.

Чакмагышта ишегалды уеннары дәвам итәЧакмагышта ишегалды уеннары дәвам итә
Чакмагышта ишегалды уеннары дәвам итә

Тынычлык һәм Коммунистик урамнары арасында узган бу чарада кызлар һәм малайлар төрле хәрәкәтчән уеннарда катнашты, рәхәтләнеп күңел ачты.
Проектның максаты – иске традицияләрне тергезү. Әлеге чара яшь буында аралашу, эрудиция күнекмәләрен формалаштыра. Уртак уеннарда балалар моторикалы хәрәкәт күнекмәләрен, игътибарлылыкны, җитезлекне, зирәклекне, бер-берең белән килешү, хезмәттәшлек итә белүне үстерәләр. Ишегалды уеннары – күңел ачу гына түгел, өйрәтү күнекмәләре дә булып тора. Бу уеннарда балалар аралашырга, команда төзи белергә һәм анда уйнарга өйрәнәләр. Мондый күңелле чаралар җанлы аралашуга ярдәм итә, командада эшләргә өйрәтә һәм яңа дуслар табарга ярдәм итә.

Чакмагышта ишегалды уеннары дәвам итә
Чакмагышта ишегалды уеннары дәвам итә
Чакмагышта ишегалды уеннары дәвам итә
Чакмагышта ишегалды уеннары дәвам итә
Чакмагышта ишегалды уеннары дәвам итә
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас