+24 °С
Яңгыр


Аеруча барысында да чия ишелеп уңды. Хәстәрле хуҗабикәләр аның бер бөртеген дә әрәм-шәрәм итми, кышка ризык әзерләп куерга тырыша.
Чия джемы эшләү өчен бу рецепт тәмлелеге белән генә түгел, уңайлылыгы белән дә хуҗабикәләрнең игътибарын җәлеп итә.
Чияләрне матурлап юабыз һәм су салмый гына пешерергә куябыз (Үз суты да чыга). Кайнап чыккач, 5-10 минут тирәсе пешереп алабыз. Суынгач, дуршлаг йәки башҡа төрле сөзгеч аша сөзеп, төшеннән аерабыҙ. Сөзелгән массаны икенче кәстрүлгә бушатабыз һәм шул күләмдә шикәр салабыз да тагын да 6-7 минут кайнатабыз. Джемны стерилләнгән банкаларга салып, тимер капкач белән ябып куябыз.
Кышка тәмле джем әзер.